Нәүрүзле ярминкәгә килегез
Якшәмбе көнне, 26 мартта Байлар Сабасында һәм Шәмәрдән бистәсендә язгы ярминкәләр узачак.
Район оешмалары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр кулланучыларга үзләре җитештергән азык-төлек, көнкүреш һәм авыл хуҗалыгы товарларын тәкъдим итәчәк.
Сабада ярминкә быел “Росгосстрах” бинасы каршындагы мәйданда үткәрелә. Нәүрүз бәйрәме белән бер үк вакытта – иртәнге 9 сәгатьтә башлана.
Шәмәрдәндә Нәүрүз бүген, ә ярминкә 26 мартта вокзал каршындагы мәйданда булачак. Сезне сәүдә рәтләре янында көтеп калалар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев