Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ни өчен акча сәламәтлектән кадерлерәк?

Быел Татарстанда ташламалар тиешле гражданнарның 68,4 проценты социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан. Узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, бушлай дарулар, шифаханәләргә юллама алу, шәһәрара тимер юл транспортында йөрү мөмкинлегенә өстенлек бирүчеләр бераз арткан. Әмма табиблар аңлатып-үгетләп торган саен, бер меңгә дә тулмаган акчаны үз сәламәтлегеннән өстен куючылар, күргәнебезчә, барыбер бик күп...

Быел Татарстанда ташламалар тиешле гражданнарның 68,4 проценты социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан. Узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, бушлай дарулар, шифаханәләргә юллама алу, шәһәрара тимер юл транспортында йөрү мөмкинлегенә өстенлек бирүчеләр бераз арткан. Әмма табиблар аңлатып-үгетләп торган саен, бер меңгә дә тулмаган акчаны үз сәламәтлегеннән өстен куючылар, күргәнебезчә, барыбер бик күп әле. Кешенең «башсызлыгымы» бу, әллә «бушлай» дигәнен алуда без белмәгән кыенлыклар бармы? Intertat.ru хәбәрчесе шул хакта белеште.


2005 елдан башлап, бер төркем гражданнарны федераль бюджет хисабыннан кирәкле дарулар белән тәэмин итү программасы гамәлгә ашырыла. Федераль ташламаларга ия категорияләр хисабына барлык төркем инвалидлар, блокадачылар, сугышта катнашучылар керә. Тулы соцпакет 2016 елда 930 сум 12 тиен тәшкил итә, шуның 716,40 сумы - дару, 110,83 сумы - санатор дәвалану, 102,89 сумы тимер юл транспортында йөрүгә туры килә.

Шифаханә, транспорт турында сүз барганда, чыннан да, һәр кеше аларның кирәкме-юкмы икәнен үзе хәл итәргә хокуклы. Баш тартса да, әллә ни зыян булмаячак. Даруларга килгәндә исә, сүз кешенең сәламәтлеге турында бара. Бу очракта, акчага өстенлек биргән кешенең генә түгел, кыйммәтле дәвалануга мохтаҗ башка авыруның да гомере кыл өстендә кала. Федераль программаны финанслау күләме анда торучы гражданнар саныннан исәпләнә бит. Натураль ташламаны сайлаган кешеләр күбрәк булган саен, акча да артыграк бүленә. Бу исә кыйммәтле препаратлар таләп ителгән авыруларга ярдәм итү мөмкинлеген арттыра.

1 мең сум акча бүгенге көндә күп түгел кебек. Кибеткә кереп, иң кирәклесен генә алсаң да, ул акча инде юк, дигән сүз. Дарулар турында әйтеп тә тору урынсыз. Элек тиеннәр генә торган препаратларның бәясе бүген бермә-бер артты. Даими рәвештә дару эчеп тору таләп ителгән хроник авырулары булганнарга кирәкле препаратларның бушлай бирелгәненә сөенергә генә кирәк кебек. Әмма ни сәбәпледер, кеше акча алуны өстен күрә.

Федераль ташламаларга ия затлар, ел саен 1 октябрьгә кадәр, соцпакет алыргамы, әллә акчага өстенлек бирергәме икәнен хәл итә. Ташламалар тиешле гражданнарның акчаны кулга алу күрсәткече, узган елдагы белән чагыштырганда, 1,7 процентка яхшырды, дип хәбәр итә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева.

Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартучылар исәбе кимү республиканың барлык районнарында диярлек күзәтелә. Мөслим һәм Тәтеш районнары гына индикатив күрсәткечләргә ирешмәгән. Былтыргы белән чагыштырганда аутсайдерлар исәбеннән Лаеш районы чыккан. Аның урынына "кызыл" зонадагы урынны Спас районы алган.


Акчага өстенлек бирүчеләрнең иң күбе Яшел Үзән (75% баш тартучы), Кукмара (74,2%), Бөгелмә (73,3%), Алексеевск (72,5%), Нурлат (72,5%), Балтач (72,3%), Спас (71,6%), Актаныш (71,4%), Баулы (71,2%) һәм Чистай (71,1%) районнарында.

Соцпакет сайлаучыларның иң күбе исә Яңа Чишмә (анда ташламаларга ия халыкның 56,3% проценты гына акчага кызыккан), Югары Ослан, Сарман, Мөслим, Тукай, Кама Тамагы, Алабуга, Чирмешән, Азнакай, Кайбыч һәм Әгерҗе районнарында яши.



Нурдидә Закирова, Яшел Үзән районы Олы Шырдан авылы:


- Мин - йөрәк авыруы белән II төркем инвалид. Шуңа да миңа ай саен бушлай дарулар тиешле үзе. Әмма мин акчасын алам. Чөнки дарулар белән мавыкмыйм. Алар бер җиргә файда китерсә, икенчесенә зыян сала. Хастаханәләргә дә йөрмим. Район үзәгенә ерак. Анда барып, авыл кешесе үзенә кирәкле даруны юнәтеп тә кайта алмый әле ул. Шәһәргә чыгып китсәң, малларыңны кем карый? Моннан 15 еллар элек, йөрәк тотып алгач, хастаханәдә ятып чыктым да, аннан инвалидлык бирделәр. Хәл бетеп китсә, ишегалларыннан бераз урап керәм, аннары лимонлап, баллап чәй эчәм һәм бераз ятып торам. Шуннан рәтләнеп китәм. Әллә нигә бер, балаларым алып кайткан валериана яки пустырник төнәтмәләрен генә эчеп куям. Дару эчмәгәч, соцпакет миңа нигә? Акчасын кирәккә тотам мин аның. Шулай җайлырак килеп чыга.

Фагыйлә Хисмәтуллина, Балтач районы Чутай авылы:


- Минем улым тумыштан авыру. Ул акылга бераз зәгыйфьрәк, аннары калкансыман бизе тиешлечә эшләми. Инвалидлыкны, дөрес, 18 яше тулгач кына алдык. Хәзер улыма инде 43 яшь. Ул дарусыз тора алмый. Аена бер тапкыр тынычландыра торган укол кадатабыз, гипотериоздан дарулар эчәбез, тагын башкалары да бар инде. Әмма соцпакеттан файдаланмыйбыз - акчасын алабыз без. Чөнки район үзәге ерак - 40 чакрым тирәсе. Һаман саен анда табибка барып йөрү читен. Анда барсаң, әле ярты көн чират торырга кирәк. Сина кирәк дару вакытында кайтамы әле? Кирәген теләгән даруханәгә керәм дә алам. Соцпакетны белешкәнем дә юк. Даруларга аена шул 1 мең тирәсе акча китәдер инде. Улым Чепьядагы тернәкләндерү үзәгендә елына ике тапкыр болай да бушлай диярлек ятып чыга. Поездга утырып, әллә кая чыгып йөрми. Шуңа да бирелгән акчасы җитеп бара.

Рузалия Галиева, Казан:


- Минем әнием күз белән I төркем инвалид, ревматизм белән дә исәптә тора. Хәзер аңа 86 яшь инде. Инвалидлык 15 еллап элек бирелде. Бушлай дарулар белән тәэмин итү турында закон чыккан беренче елларда социаль хезмәтләр җыелмасын натураль формада алып карадык. Әнинең күзе күрмәгәч, ул йөри алмый бит инде - артыннан миңа йөрергә туры килә иде. Поликлиникага ай саен барып, чиратлар торып, рецептлар яздыра идек. Кирәкле дарулары еш кына даруханәдә булмый торган иде. Аннары ул яздырылган рецептның вакыты чыга иде. Шулай интеккәч, акча алуга күчтек. Әнием - хезмәт ветераны, шуңа күрә пенсиясе яхшы. Кирәкле даруларга акчасы җитеп бара.

Мәдинә Рәҗәпова, Казан:


- Дүрт ел тирәсе элек миндә шикәр авыруы ачыкланды. Өстәвенә, кан басымы да "уйный" башлады. Шул чакта миңа өченче төркем инвалидлык билгеләнде. Хәзерге вакытта һәрдаим табиблар күзәтүендә торам. Ай саен миңа 500-600 сумлык дарулар язалар. Соцпакетны акчалата алырга уйлаганым да юк. Мин дарудан башка яши алмыйм. Миңа алар бик кирәк. Препаратларны әллә каян эзләп тә йөри алмыйм. Болай исә ай саен табибтан рецепт яздырттың да, даруханәгә барып алдың. Моның бер авырлыгы да юк. Хастаханәләрдә чиратлар булгалый үзе. Әмма соцпакетны акчага күчерсәң дә, даруларны хастаханәгә бармыйча гына барыбер алып булмаячак. Шикәр авыруыннан препаратлар рецептсыз сатылмый. Шуңа күрә натураль ташламаларны мин үзем өчен уңайлырак күрәм.

Күргәнебезчә, күпчелек, алдагысын кайгыртмыйча, бүгенге көн белән генә яши. "Акчасы даруга җитә бит", дип алар соцпакеттан баш тарталар. Әмма авыру теләсә кайсы вакытта көчәеп китеп, тагын да кыйммәтрәк дәвалану таләп ителергә мөмкин. Шунысын истән чыгармаска кирәк. Әле бүген дә ун ел элек булган тискәре тәҗрибәсенә таянып эш итүчеләр бик күп. Әмма хәзер инде даруханәләрнең дару белән тәэмин ителеше бермә-бер яхшырды. Дарулардан баш тартучылар никадәр кимрәк булса, кыйммәтле даруларны бушлай бирү мөмкинлеге дә шулкадәр арта. Соцпакеттан баш тарткан кешеләрнең карары үкенечле генә булмасын диясе кала...


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев