“Әни”, – диеп әйтә алмадым
Сигез ел элек кияүгә чыктым
Булачак тормыш иптәшем белән ике елга якын очрашып йөрдек. Сигез яшькә олырак егетемдә иң элек хатын-кызга карата кадер-хөрмәт кебек сыйфатларны күрергә теләдем. Әмма болар туйның икенче көнендә үк эреде дә юкка чыкты. Язасы килгәннәрем болар түгел иде түгелен. Сүзем башкада иде.
Кечкенәдән кыргый булып үскәнмен. Мин моны хәзерге тормышымда да ачык тоям. Гаиләбездә ярамый дигән сүз белән тәрбияләү дә үзенекен иткәндер. Яшьтәшләребезгә дә кирәкле вакытта тиешле сүзне дә әйтә алмый идем. Югары уку йортында укыганда да, хезмәт урынымда да, фикерем булса да кеше арасыннан чыгып үз сүземне җиткерә алмадым. Тыйнаклык белән беррәттән кыюлык, әрсезлек тә тәрбияләргә кирәк икән балаларда. Әмма АллаҺ Тәгаләгә, әти-әниемә мең рәхмәтлемен. Алар ярдәме белән бүген дә туры юлдан барам. Минем янәшәмдә киләчәк буын вәкиле - балам бар. Менә аны мөстәкыйль булырга кечкенәдән өйрәтәм кебек тә бит. Ни булып чыгар?! Төп тәрбиячесе үзем булгач, тән сәламәтлеге өчен дә, җан саулыгы өчен дә җаваплымын. Шунысы куркыта.
Кешенең холык-фигылендә уңай сыйфатлар бик күп, тискәре сыйфатлар да җитәрлек. Гел уңай сыйфатларны җыйган кеше дип әйтмим үземне. Кирелегем дә бар кебек. Әмма башкалардан кызыктырганы - ясалмалылык, артист роленә керә белү. Бу тормышта кирәкле сыйфат икән бит бу! Җитәкче алдында аныңча, коллектив янында алар җырын җырлап эшләүчеләрне күз алдына китерәм дә, үземне алар урынына куеп карыйм. Никадәр уңышка ирешкән булыр идем! Шушы артистлана алмавым шәхси тормышымда да ачык чагылды. Әйтергә теләгән төп фикерем дә шул иде.
Ир йортына кайтканның беренче төне узды. Ишегалдына чыктым, иремнең әнисе дә уянып чыккан. Хәерле иртә, әни дидем дә... күкрәк турысындагы җанымнан нидер өзелде дә, күзләремнән яшь булып бәреп чыкты. Мин бит үз авылыбызга кияүгә чыктым. Ничек инде Хәлимә апа дип йөр-йөр дә (каенанамның исеме шулай иде), авылның түбән очында гына яшәп яткан Хәлимә апага беркөн килеп Әни диеп әйтә алыйм. Тугыз ай буе карынында йөрткән, үлем белән тартышып дөньяга тудырган, төн йокыларын калдырып мине үстергән әни белән ничек тиңләргә кирәк?! Әни диеп әйтә алмадым, Аллам, кичер мине. Хөрмәтем дә бик зур иде Хәлимә апага. Ул да миңа шулай булгандыр, мөгаен. Шулай булмаса, мине кызганып еламас иде. Тормышка чыкканда миңа егерме яшь иде. Иптәшем үземнән унөч яшькә зур. Үзе сиздермәсә дә, мине кызганып елаган диделәр ул чакта. Каенанам бик игелекле, нечкә күңелле, ярдәмчел. Ир йортына килгәч тә баштарак куркасың бит әле. Алай түгел, болай дип бервакытта да әйтмәде. Үзең ничек телисең, ничек булдыра аласың, шулай эшлә, дип өйрәтә торган иде. Бала имезгән чакларымда олы мал ите салып шулпа кайнатыр иде дә, авыл токмачы белән аш пешереп, ике көннең берендә ит бәлеше салыр иде. Бик рәхмәтле идем мин каенанама. Сүз дә юк, һаман да шул кыюсызлыгым аркасында хөрмәт сүзләремне вакытында җиткереп булмады. Тик, никадәр яхшы булса да, каенанага әни дип әйтә алмадым, кабат тормышка чыксам да әйтә алмам. Инде тудырган, үстергән әниемне дә соңгы юлга озаттым. Әни дигән бөек сүзне, каенанам никадәр яхшы булса да әйтә алмам кебек. Ачу саклау да, күңел катылыгы да түгел, дөрес аңлагыз. Мин боларны язмый да кала алыр идем. Тик, күңелемдә җыелганнарны уртаклашасым килде. Тугыз ае буе карынында, өч яшькә кадәр беләгендә, гомер буе йөрәгендә күтәреп йөрткән ӘНИне алыштырып булмый, кичерегез, каенаналар!
Каенанамны бик яраттым. Әмма аны яратып, хөрмәт итеп кенә үземне ирем тарафыннан бер гаепсезгә мыскыл итүләренә сабыр итә алмадым, хурлыклы сүзләр ишетүдән гаҗиз булып кайтып киттем.
Миләүшә Фәрдиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев