Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һөнәри бәйрәм котлавы

Хезмәт бурычларын инде өченче елларын милли гвардия гаскәрләре составында баш­каручы ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз.

Заманча техник тәэмин ителешле  профессионаллар коллективы  террорчылык һәм экстремизм чагылышларына  каршы тора, аеруча мөһим режим объектларының сакланышы өчен җавап бирә. Шәхси һәм дәүләт милке иминлеге дә алар карамагына зур ышаныч белән тапшырыла. Райондашларыбызны хокук саклау органнарында эшләүче югары профессиональ белгечләр саклавына ышанабыз һәм аларга җаваплы хезмәтләрендә уңышлар, сәламәтлек, гаиләләренә иминлек телибез.

Саба  муниципаль районы  Советы һәм

 башкарма  комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев