Очрашу насыйп булмагач...
Бу хәл 1945 елның 5 августында Чирмешән районында була. Ут-суларны кичеп, җиңү яулап, туган җиренә исән-имин кайтып җиткән Галимҗан Сөләймановны бандитлар атып үтерә. Галимҗан ага Чирмешән районының иң укымышлы, күренекле кешеләренең берсе була. Сугышка кадәр Казанда партия мәктәбендә укый. Чирмешән (ул вакытта Беренче Май районы) райкомында оештыручы-инструктор, МТСта партия оешмасы...
Бу хәл 1945 елның 5 августында Чирмешән районында була. Ут-суларны кичеп, җиңү яулап, туган җиренә исән-имин кайтып җиткән Галимҗан Сөләймановны бандитлар атып үтерә.
Галимҗан ага Чирмешән районының иң укымышлы, күренекле кешеләренең берсе була. Сугышка кадәр Казанда партия мәктәбендә укый. Чирмешән (ул вакытта Беренче Май районы) райкомында оештыручы-инструктор, МТСта партия оешмасы секретаре, директор урынбасары була. Аннан колхозга рәис итеп билгелиләр. Илдә сугыш башлана. Ә Сөләймановта исә оештыру сәләте бик көчле була. Районда иң зур хуҗалыкларның берсе булган Орджоникидзе исемендәге колхоз рәисен бронь белән калдыралар. Хуҗалык белән идарә итү көннән-көн авырлаша. Халык тилмереп җан асрый. Хәлсез кешеләрне эшләтергә кирәк. Уйлана да, сугышка китәргә карар кылып, гариза яза. "Әти киткәннән соң хуҗалыкны өч колхозга бүлделәр", - дип искә ала бүген 92 яше белән баручы кызы Зөһрә апа.
Сугышта да батыр була Сөләйманов. Шактый шәһәрләрне азат итүдә катнаша. "Кызыл Йолдыз" орденына тәкъдим ителә. Өч тапкыр "Батырлык өчен" медале бирелә, Сталин әмере белән Рәхмәт хаты тапшырыла.
- Бабай сугышка киткәч, әниләрнең йортлары яна, - ди оныгы Фоат Гатин. - Көч-хәл белән торырлык йорт салып, сыер җигеп, урманнан утын ташып көн күрә алар. Бик авыр тормышта яшиләр. Әби гомер буе авырган. Бар авырлык өлкән балаларга төшкән.
Ниһаять, сугыш бетә. Әтиләренең кайту хәбәрен ала алар. 16 яшьлек Әнвәр, ат җигеп, әтисен каршы алырга Чирмешәнгә китә. Галимҗан аганың дәрәҗәсе зур була. Ул чактагы район башлыгы аны үзе каршылый. Төнлә юлга кузгалмаска, иртән китәргә киңәш итә. Әмма ничә ел гаиләсен күрмәгән ир кайтырга була. Туган җирләр сагындырган шул. Төнгә таба улы Әнвәр белән авылга таба кузгалалар.
Түбән Кәминкә авылына кайтып җитәргә 10 чакрым чамасы калгач, каршыларына ике кеше килеп чыга. Аттан төшүләрен сорыйлар. Әмма сугыш уты кичкән Галимҗан аларның бу әмеренә буйсынмый. Баруын дәвам итә. Бандитлар коралдан ата башлагач, хәлнең яхшыга бармавын бик тиз аңлап ала. Яраланган ата улына төн караңгылыгына кереп качарга куша. Әнвәр шулай итә дә. Бандитлар, шаһит калмасын дип, аны эзли башлый. Бәрәңге буразнасы арасында качып яткан Әнвәр яныннан әллә ничә тапкыр әйләнеп үтсәләр дә, таба алмыйлар. Энекәшем Әнвәрне Ходай саклагандыр, дип искә ала бүген Зөһрә апа. Каршы алырга дип килгән ат һәм арбаны, сугыштан алып кайткан күчтәнәчләрне алып, бандитлар китеп бара. Бераз тынычлангач, Әнвәр әтисенә ярдәмгә ашыга. Ул вакытта Галимҗан ага исән була, сөйләшеп алалар. "Әти, бу кешеләр кемнәр иде, нигә аттылар?" - дип сорый малай. "Начар кешеләр иде алар, шуңа аттылар", - ди ата. Бераздан эчәргә су сорый. Әнвәр су табып алып килгәндә, ул инде җан биргән була.
Ә гаилә төн буе аларның кайтуын көтә. Кайтмыйлар да кайтмыйлар... Зөһрә апа йокымсырап китә. Шул вакыт төш күрә. Әтисе белән күрешергә дип килә, каршыда калын пыяла барлыкка килә дә, күрешә алмыйлар. Иртән кайгылы хәбәр килеп ирешә...
Өч елдан әлеге җинаятьне эшләгән кешеләрне тоталар. Җинаятьчеләр Чистай төрмәсеннән ат урлап качкан бер ир белән хатын була. Югары суд сугыштан исән-имин кайткан ветеранның гомерен өзгән әлеге адәмнәрне атарга дигән җәза билгели. Бу аларның беренче генә җинаятьләре булмый. "Безнең әти алар һөҗүм иткән 19 нчы кеше булган", - дип искә ала Зөһрә апа.
- Алар ул елларда кеше талап, үтереп йөргәннәр, - ди оныгы Фоат. - Кем белә, бәлкем, алар аны да станциядән үк күзәткәннәрдер. Бабайны район җитәкчесе каршы алгач, бай дип тә уйлаганнардыр. Ә аны авылда авыр тормышта яшәүче хатыны, балалары көткәнлеге турында башларына да китермәгәннәр.
Нинди генә авыр тормышта калсалар да, Галимҗан аганың балалары Зөһрә, Әнвәр, Әсхәт, Флүр, Сания, Клара, Фаһирә бөтенесе дә белем алып, кайсы һөнәри уку йорты, кайсы ул чорда ук институт бетергән. Җитәкче дәрәҗәләренә ирешкәннәр. Шул вакытта үлемнән чак кына исән калган Әнвәр, сәүдә системасына китеп, Васильевода директор булган. 1986 елда кисәк кенә авырый башлап, үлеп китә. "Энем бик башлы кеше иде. Әтинең фаҗигале үлемен дә үз күзләре белән күрде, тормышта башка хәсрәтләр дә башыннан узды", - дип искә ала Зөһрә апа аның турында.
Фоат абый бабасының үлеме турында бик озак уйланып йөри. Район җитәкчеләре белән киңәшләшеп, район үзәгендәге батырлар аллеясы янәшәсендә обелиск урнаштырырга теләге барлыгын җиткерә. Билгеле, бу яклау таба. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан узган ел тантаналы шартларда Галимҗан Сөләйманов исеме мәңгеләштерелә. Атып үтерелгән урынына бу көннәрдә истәлек ташы да куелган.
Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев