Өлкән яшьтәгеләрне Татарстан музейлары бушлай кабул итә
Бүгенге көннән алып 1 мартка кадәр Казан һәм республика музейлары өлкән буын кешеләре өчен үз ишекләрен ача. Бу көннәрдә аларны мавыктыргыч күргәзмәләр, даими экспозицияләр һәм бай мәдәни программалар көтә.
Бушлай керү өчен Max мессенджерында цифрлы ID күрсәтү дә җитә.
Акция кысаларында бушлай керергә мөмкин:
💫Милли музей һәм аның филиаллары
💫ГМИИ
💫Казан Кремле
💫Казан шәһәренең музей комплексы
💫Болгар музей-тыюлыгы
💫 Биләр музей-тыюлыгы
💫 Чистай музей-тыюлыгы
💫 «Зөя утрау-шәһәрлеге» музей-тыюлыгы
💫Алабуга музей-тыюлыгы
Акция инвалид кешеләргә һәм музейларга бушлай йөри алырлык күп балалы гаилә әгъзаларына кагыла. Студентлар өчен 50% ташлама каралган. Свода катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары шулай ук уңайлылык өчен цифрлы ID-тан файдалана алалар.
Бу инициатива-гражданнарның ташламалы категорияләре өчен «махимум мәдәнияте» зур федераль программасының бер өлеше.
ID ны ничек рәсмиләштерергә?
Барысы да гади: кушымта яки дәүләт хезмәтләре сайты аша. Сылтама буенча күчегез (https://www.gosuslugi.ru/landing/digital_ID) һәм мәдәният дөньясына үзегезнең Цифрлы пропускны булдырыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев