Өлкәннәр сәламәтлекләрен чыныктыра
«Актив озак яшәү» милли проекты гамәлдә
Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләрнең сәламәтлеге һәрдаим күз уңында. Өлкәннәр тренажер залында шөгыльләнә, саф һавада скандинавия йөрешендә чыныга. Шушы көннәрдә шәфкать туташы Гөлназ Хәсбиева «Өлкән яшьтәге кешеләрдә йөрәк-кан тамырлары авырулары» дигән темага лекция үткәрде. Интернатта яшәүчеләр йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын булдырмауның төп моментлары белән таныштылар: көн саен кан басымын үлчәү, канда холестерин дәрәҗәсен контрольдә тоту, баланслы туклану, уртача физик активлык, дөрес көн режимы, уңай эмоциональ халәт. Лекция тыңлаучыларга буклетлар таратылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев