Олы Кибәче мәктәбендә укучылар тырышлыгы белән тоннадан артык кишер, кыяр, кәбестә, өч тонна чөгендер җыеп алганнар
Соңгы елларда мәктәпләр бизнес-планнары нигезендә үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчәләр бәрабәренә үзләрен кышка җитәрлек азык белән тәэмин итәләр. Бер өлешен сатып, мәктәп кассасын да тулыландыралар. Моның өчен укытучыларга, техник хезмәткәрләргә һәм укучыларга шактый маңгай тирләрен түгәргә туры килә. Туксан өч укучылы Олы Кибәче белем йорты да агымдагы җәйдә районда "Иң күп уңыш...
Соңгы елларда мәктәпләр бизнес-планнары нигезендә үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчәләр бәрабәренә үзләрен кышка җитәрлек азык белән тәэмин итәләр. Бер өлешен сатып, мәктәп кассасын да тулыландыралар. Моның өчен укытучыларга, техник хезмәткәрләргә һәм укучыларга шактый маңгай тирләрен түгәргә туры килә. Туксан өч укучылы Олы Кибәче белем йорты да агымдагы җәйдә районда "Иң күп уңыш алучы бакчалы мәктәп" буларак танылды.
Без килгәндә укучылар кәбестәләрне бозылган яфракларыннан чистарта иде. Максат - акча эшләү генә түгел, ә хезмәт тәрбиясе бирү. Бергә эшләү балаларны дуслаштыра да әле. Кәбестәне язын үзләре утыртып, җәй буе үстерәләр дә бит.
Мәктәп яны тәҗрибә кишәрлеге - менә дигән тәҗрибә үткәрү урыны ул. Монда укучылар биология дәресләрендә үзләштергән белемнәрен практикада кулланалар, үсемлекләрнең үсеш процессын күзәтәләр. Уңышын да бергә җыйныйлар. Үзең тир түгеп, күңел биреп үстергән муллыкны куллануы да күңелле. Мәктәпнең ашханәсендәге пешекчеләр дә бакчада үскән яшелчә, җиләк-җимешләрдән бик тәмле ризыклар әзерләп тора укучыларга. Сиксән сутыйлы мәктәп яны тәҗрибә-җитештерү участогыннан тоннадан артык кишер, кыяр һәм кәбестә, өч тонна чамасы чөгендер җыеп алганнар. Арендага алынган ике гектар җирдә дә бәрәңге үстергәннәр. Бәрәңгенең быелгы уңышы әллә ни куандырмаса да, кышка ашарлык һәм чәчү өчен җитәрлек әзерләнгән. Ә менә кызыл чөгендернең уңышы көтелгәннән дә арткан. Ашханәне тулыландырып кына калмаганнар, үзләреннән артканын район кулланучылар җәмгыятенә дә тапшырганнар.
- Чөгендергә сорау зур, пешереп тә сатабыз. Авыл халкы да ала, укытучылар үзебез дә сатып алып кайтабыз. Суган, помидорларны орлык, үсенте итеп тә, көзен өлгергәч тә саттык, - ди участок мөдире, биология укытучысы Фирая Ибушева.
Кыярга да сорау бар. Әйтик, 1253 килограмм уңышның 521ен тозлап куйганнар. Ашханәдә тезелеп киткән кыяр банкаларын күреп хозурландык. Өч литрлы 150 банкага кыяр каплаганнар.
- Кыяр үстереп мәктәпкә азмы-күпме акча эшләп була икән дигән фикергә килдек, - ди мәктәп директоры Рәлиф Мөхәммәтҗәнов. - Тозлы кыярны сораучылар да бар.
Продукцияң булса сатуы да күңелле шул, сүз дә юк. Ә моның өчен Олы Кибәче мәктәбендә уңышны җыеп алуга ук киләсе елны да кайгыртырга керешәләр. Һәр төр яшелчәнең дә чәчүлек орлыгын, үсентеләрен үзләре әзерлиләр. Шуңа күрә дә муллыкка ышаныч арта.
-Орлыкларны үзебез көздән әзерләп калдырабыз. Алай иткәндә ышанычлырак була. Помидор, кыяр орлыкларын февраль аенда ук чәчәбез. Быел мең ярым төп помидор кәлшәсе үстергән идек. Аның биш йөз чамасын авыл кешеләренә, укытучыларга саттык. Кәбестә кәлшәсен дә үзебез әзерлибез. Аның да үзебездән артканын сатып бирдек, - ди тәҗрибәле бакчачы Фирая ханым.
Алар үстергән яшелчәләрдән шәһәр халкы да авыз иткән. Кишер, суган, чөгендерләре белән ярминкәгә дә сатуга чыкканнар. Андагы нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Мәгариф һәм фән, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлары кул куйган Рәхмәт хаты белән бүләкләнгәннәр. Сатудан кергән акчалар төрле чаралар үткәргәндә, мәктәпкә кирәк-ярак алганда тотыла.
Замирә Сәмигуллина.
Нурхан Дәүләтов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев