Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Олы Кибәчедә үткән Җиңү бәйрәменә зур кунаклар килгән (фоторепортаж)

9 май көнне Олы Кибәче авыл җирлеге буенча Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг булып узды. Митинг авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафинның чыгышы белән башланып китте. Районнан килгән вәкилләр: Марат Гарипов һәм Лилия Гайнетдинова ветераннарга изге теләкләрен җиткерделәр. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәктәп коллективы зур эшләр башкарган. Һәр сыйныф...

9 май көнне Олы Кибәче авыл җирлеге буенча Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг булып узды. Митинг авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафинның чыгышы белән башланып китте. Районнан килгән вәкилләр: Марат Гарипов һәм Лилия Гайнетдинова ветераннарга изге теләкләрен җиткерделәр. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәктәп коллективы зур эшләр башкарган. Һәр сыйныф альбомнар эшләгән, 45 плакат ясаганнар һәм эчтәлекле концерт программасы эзерләгәннәр. Якташыбыз,авылдашыбыз Рифкать ага Шәфыйков ветераннарны һәм авыл халкын ял иттерү максатында, Казаннан кунакларын чакырган. Сүз остасы Рафил Галимуллин, җырчылар: Айдар Тимербаев, Алинә Сәфиуллина, Ризат Рамазанов авыл халкын бай эчтәлекле,матур чыгышлары белән сөендерделәр. Рифкать ага алып кайткан ядкәр грампластинкадан җырлар тыңлап, өлкәннәр үзләрен яшь чакларына кайткандай хис иттеләр. Бәйрәмне күңелле һәм истәлекле итеп оештыруда үзеннән өлеш керткәне өчен авыл халкы Рифкать абый Шәфыйковка рәхмәтләрен җиткерә.

Гөлүсә Фатыйхова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев