Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Оят булса да әйтим әле, ипотека алганнан бирле… авыз тутырып шашлык ашыйсым килә!» [тормыш]

Өйләнешкәч тә без берничә ел буена кеше фатирында яшәдек.

Хатынның авылга кайтасы килмәде. Ул йорт барыбер миңа каласы инде, сеңелкәшләргә кирәкмәячәк ул. Әмма хатын-кызның шул бит инде аның: кайнана белән яшәмим дип әйтә. Минем әни начар кеше түгел ул. Кеше арасына кысылмый, үз фикерен такмый, безгә кысылмый. Әмма хатын теләмәгәч, мин үзем генә кайтып китә алмыйм бит инде. Шулай шәһәрдә яшәдек инде кешегә түләп. //Безнең авыл гыйбрәте//

Икенче балабыз тугач, капитал акчасы ярдәмендә ипотека алдык. Аныңчы кредитка машина алган идек. Такси кыйммәткә чыга чөнки. Бала да булгач, әйберләр күп бит. Авылга еш кайтыла, кеше дә карап кына тора. Урам буйлап сумка-пакет күтәреп кайту уңайсызландыра башлады, валлаһи. "Һаман җәяү йөриләр икән әле болар!" - дип әйтәләр төсле. Ә хәзер бар да бар. Гаиләбез тулы, ике бала үсеп килә, барыйм дисәң машина да подъезд төбендә генә, фатир да үзебезнеке диярлек.

Менә дүрт ел шушы "рәхәтлектә" яшибез инде. Әле тагын 18 ел шулай яшисе бар. Үләм! Бөтен кеше шулай интегәме соң ул, ә? Соңгы арада хатын белән әйткәләшеп туктыйбыз инде. Чөнки һаман җитми. Мин аны аңлыйм да инде, хатын-кыз бит ул. Аның кибетләрдә йөрисе киләдер, зур көзгеләрдә киемнәр киеп карап аласы киләдер. Ул туннар турында әйтмим дә инде. Дөрес, анысын ул үзе дә миңа әйтеп тормый. Чөнки белә бит: анысы бөтенләй чынга ашмас хыял аның.

Бәлки эченнән генә уйлый торгандыр анысын. Тартырга чыккан арада эштә бер дус сөйләп тора: беркөнне хатыны киенеп-ясанып чыгып киткән моның. Көне туннар кибетендә йөреп үткән. Тегесен киеп карый икән бу, икенчесен соратып алып китертә икән. Сатучылар, билгеле инде, йөгерешеп кенә йөриләр ди моның янында. Алар бит инде уйлыйлар, бу хатын киеп-киеп карый да, берсен сатып алачак, диләр. Көтсеннәр, алды ди! "Ичмасам, киеп булса да карадым", - дип кайтып сөйләгән инде, шул булган. Бик алыр идең дә бит аны, ә бернишләп булмый. Ипотеканы түләргә, машина кредитын түләргә, уты-суы, ашау-эчү, бензин өчен түләргә кирәк.

Түләргә, түләргә, түләргә … минем ул сүздән косасы килә хәзер. Ишетәсем дә килми, чынлап менә. Сәүдә үзәкләрендә кергәч мин шаккатам инде, тырнагын буятыр өчен хатын-кыз чират тора бит анда! Мин аптырыйм: кеше акчасын кая куярга белмиме әллә ул, ә? Оят булса да әйтим әле, ипотека алганнан бирле минем авыз тутырып шашлык та ашаган юк менә. Авылга кайткач пешерәбез инде. Әмма элеккечә туйганчы ашап булмый шуны. Элек бер кат ашап туйгач, калганын пешереп кенә куя идек тә, өстәләдә тора иде шунда. Йә икенче көнне иртән, йә бераз соңрак ашап бетерә идек. Ә хәзер алай түгел бит! Пешерә барасың - бетә бара. Шуннан җитми кала. Борынны кытыклап киемнәргә исе генә сеңә.

Мин хатынны сүгәм хәзер, теге чакта авылга кайтып яшәргә ризалашкан булсаң, болай интекмәс идек, дим. Ә ник? Авылда да яшиләр бит, берсенең дә үлгәне юк. Киресенчә, теләсә кайда яшәгән кешеләр үләр өчен авылларына кайта әле. Авылда яшәгән берәү дә, шәһәрдә үләсе килә дип китеп бармый. Шул ук вакытта авылга кайтсаң, эше юк инде аның. Анысын да уйламыйча булмый, акча кирәк бит.

Әмма тагын 18 ел ничек шушы режимда яшәргә? Мин болай да көне-төне рульдә, машинадан төшкәнем юк. Йөзләгән чакрымнар үтәм, әмма аяк атлап бер метр да йөргән юк бит. Әллә сәламәтлек өчен файдагамы ул? Билләр, аяк буыннары хәзердән сиздерә инде. Еллар барган саен тагын да авыррак булачак бит. Әле эшләгән акчаның яртысы диярлек юлда кала. Машина таушала, һаман карап, алыштырасын алыштырып торырга кирәк.

Ә хатын тәрбияче булып эшли. Беренче баланы бакчага урнаштырганда кереп калган иде, чыкмады инде. Аннан икенчесе белән шунда ук китте. "Иртән барырга, алып кайтырга уңайлы бит", - ди. Анысы шулай инде, төрлесе төрле җирдә булсалар, ничек җыеп бетермәк кирәк? Болай бергә баралар, бергә кайталар, дигәндәй. Мин шуңа гаҗәпләнәм: икебез дә бер туктамыйча эшләп торып, өйдә запас акча да юк бит. Бу әле яңа киемнәр алмыйча диярлек.

Балаларга әйтәм инде: "Давай, тизрәк үсеп җитеп эшкә урнашыгыз да, үзегез түләгез бу фатирга", - дим. Чынлап менә, шулай була калса, икенче көнне үк хатынны бәйләп салып булса да авылыма кайтып китәр идем дә, шәһәргә аягымны басмас идем. Чөнки кредит дигәнең бугазда утыра. Бәхет дигән төшенчә һәркемнең үзенекедер инде ул. Бәлки мин хаклы да түгелдер, әмма минемчә бәхет ул кредитта машинаң, ипотекада фатирың булмау.

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев