Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Яңалыклар

Пенсияләр автомат рәвештә билгеләнә

Татарстан буенча Россия Социаль фонд бүлеге 2026 ел башыннан картлык буенча 5477 пенсияне автомат форматта билгеләде

  Карар  иминият стажы, индивидуаль пенсия коэффициенты һәм башка белешмәләр чагылыш тапкан шәхси исәп (ИЛС) мәгълүматларына нигезләнеп кабул ителә. Республикада яшәүчеләргә шәхсән гариза белән мөрәҗәгать итәргә һәм белешмәләр җыярга кирәкми – бары "Дәүләт хезмәте" порталындагы  шәхси счётындагы мәгълүматларны карап бару да  җитә.

  Пенсия яше җиткәнчегә кадәр бер ай алдан булачак пенсионер "Дәүләт хезмәте" порталында шәхси кабинетына хәбәр ала. Андагы мәгълүматларны тикшергәннән соң, пенсияне автомат форматта  билгеләүгә ризалыкны расларга кирәк. Пенсия өч сәгать эчендә билгеләнәчәк, ә бу хакта хәбәрнамә шул ук шәхси кабинетка керәчәк. Пенсия акчасын китерү ысулын (банк яки почта бүлеге аша) пенсионер мөстәкыйль сайлый.

  Пенсияне автомат форматта  билгеләү 2026 елда картлык буенча иминият пенсиясенә чыгу өчен стандарт шартлар үтәлгәндә мөмкин булачак: моның өчен хатын-кызлар - 59 яшькә, ир-атлар - 64 яшькә җитәргә, кимендә 15 ел иминият стажы һәм 30 елдан да ким булмаган индивидуаль пенсия коэффициенты тупларга тиеш.

  "Без дәүләт хезмәтләрен максималь уңайлы һәм тиз итәргә омтылабыз. Пенсиянең автомат билгеләнүе – мәсьәләгә шулай  якын килүнең ачык мисалы. Халыкка клиент хезмәтенә бару һәм документлар җыюга вакыт сарыф итәргә кирәкми. Шәхси лицевой счёттагы мәгълүматны тикшерү җитә - пенсия берничә сәгать эчендә рәсмиләштереләчәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

  Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге хезмәтләре  турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.

  Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала  (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев