Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия фонды бер тапкыр бирелә торган тәүләүләр турында аңлатты

Бер тапкыр бирелә торган түләүне тупланмаларның кайда җыелуына карап, Россия Пенсия фонды яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары гамәлгә ашыра.

Россиядә яшәүче 55 яше тулган хатын-кызлар һәм 60 яше тулган ир-атлар пенсия тупланмасыннан бер тапкыр бирелә торган түләү алырга мөмкин.

Түбән Новгород өлкәсе Пенсия фонды бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, закон буенча пенсия тупланмаларыннан дүрт төрле түләү каралган. Бу бер тапкыр түләнә торган акча, ашыгыч пенсия түләве, тупланма пенсия, иминиятләштерегән кешенең вафатыннан соң аның законлы варисларына пенсия тупланмаларын түләү, дип аңлата белгечләр.

«Российская газета» хәбәр иткәнчә, пенсия тупланмаларын 1967 елда һәм аннан соң туганнар, шулай ук 2002-2004 еллар аралыгында рәсми рәвештә эшләгән 1953-1966 елгы ир-атлар һәм 1957-1966 елгы хатын-кызлар (эш бирүчеләр иминият взнослары күчереп барган булса) алырга хокуклы.

Моннан тыш, пенсияләрне дәүләт финанславы программасында катнашучылар өчен дә бу кагыйдә гамәлдә. Әлеге программага керү 2014 елның 31 декабрендә төгәлләнде.

Бер тапкыр бирелә торган түләүне тупланмаларның кайда җыелуына карап, Россия Пенсия фонды яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары гамәлгә ашыра. Әлеге гаризаны тиешле яшь тулгач, теләсә кайсы вакытта тапшырырга була, диелә хәбәрдә.  

Фото: архив/Абдулл Фархан

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев