Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия күләме хезмәт хакына бәйле 20 процентка артырга мөмкин

Финанслар министрлыгы шәхси пенсия капиталы механизмы турында закон проектын әзерләде.

Россиянең беренче вице-премьеры — финанслар министры Антон Силуанов белдерүенчә, пенсия күләме хезмәт хакына бәйле 20 процентка артырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Финанслар министрлыгы шәхси пенсия капиталы механизмы турында закон проектын әзерләде.  Антон Силуанов сүзләренә караганда, шәхси пенсия капиталын гамәлгә кертү дәүләт түли торган пенсиягә уртача айлык хезмәт хакынннан тагын 20 процентка кадәр арттыру мөмкинлеген бирәчәк.

Финанслар министрлыгы белән Үзәк Банк эшләгән концепция нигезендә тупланган акча гражданнарның милке булачак. Мондый капитал дәүләтнеке булмаган пенсия фондларында формалашачак һәм сакланачак, анда гражданнар эш бирүчеләр аша да, мөстәкыйль рәвештә дә акча кертә алачак.

Алар ставканы үзгәртү мөмкинлеге белән хезмәт хакының алты процентын күчереп бара яки взнос түләүдән баш тарта алалар.

Фото: https://pixabay.com | Alexsander-777

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев