Поши бәрдергән өчен 40 мең штраф түлисе булачак [+фото]
"Газель" йөртүчесе тизлекне арттырып барганда, каршысына йөгереп чыккан пошины күрми һәм аны бәрдерә. Тизлек тә, пошиның гәүдәсе дә шул дәрәҗәдә зур була ки, поши шунда ук җан бирә. "Газель" машинасына да шактый зыян килә. Бу хәл М-7 трассасында Минзәлә районының Усай һәм Коноваловка авыллары арасында була. Хәзер "Газель" йөртүчесенә пошины...
"Газель" йөртүчесе тизлекне арттырып барганда, каршысына йөгереп чыккан пошины күрми һәм аны бәрдерә.
Тизлек тә, пошиның гәүдәсе дә шул дәрәҗәдә зур була ки, поши шунда ук җан бирә. "Газель" машинасына да шактый зыян килә. Бу хәл М-7 трассасында Минзәлә районының Усай һәм Коноваловка авыллары арасында була. Хәзер "Газель" йөртүчесенә пошины үтергән өчен 40 000 сум күләмендә штраф түлисе булачак.
Әлмәт таңнары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев