Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Права» тикшерәсе урынга - чәчәк бәйләме

Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары Саба автоледиларын 8 Март белән котладылар.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Халыкара хатын-кызлар көнендә Саба районында "“Чәчәкле патруль” "акциясе үткәрделәр. Инспекторлар юлларда хатын-кызлар йөрткән машиналарны туктатып, документларын тикшерәсе урынга  аларга чәчәк бәйләмне тапшырдылар һәм 8 Март белән котладылар. Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илнур Насыйбуллин сүзләренә караганда, акция кысаларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре хатын-кызларга бәйрәм кәефе генә бүләк итеп калмый, ә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген дә искәртә һәм юлларда иминлек тели. Автоледилар шундый игътибар күрсәткәннәре һәм яхшы бәйрәм кәефе бүләк иткәннәре өчен инспекторларга елмаеп рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев