Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Прокуратура Казанда дүрт сәүдә үзәгенең эшен туктатуны таләп итте

Алар арасында - Алексей Семин милке саналган күп функцияле комплекс Прокуратура Казанда 4 сәүдә объектының эшен туктатуны таләп итте: аларда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу ачыкланган. Казанның Совет районы прокуратурасы Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Дәүләт янгын күзәтчелегенең Күзәтү эшчәнлеге идарәсе белән бергә Себер тракты, 34нче йорт адресы буенча...

Алар арасында - Алексей Семин милке саналган күп функцияле комплекс

Прокуратура Казанда 4 сәүдә объектының эшен туктатуны таләп итте: аларда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу ачыкланган.

Казанның Совет районы прокуратурасы Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Дәүләт янгын күзәтчелегенең Күзәтү эшчәнлеге идарәсе белән бергә Себер тракты, 34нче йорт адресы буенча урнашкан күп функцияле комплекста янгын куркынычызлыгы таләпләре үтәлешен тикшергән. Әлеге бина Алексей Семинның "АС Менеджмент" компаниясе идарәсендә. Искәртеп узабыз: "АС Менеджмент" идарәче компания" ЯАҖ "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын турындагы җинаять эшендә фигурант булып тора.

Тикшерү барышында әлеге объекттан файдаланган вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләре күп тапкыр бозу ачыкланган. Барлыгы 265 кагыйдә бозылуы билгеле.

13-13а ("Амвей" ҖЧҖ склады), 34/10 корпусында (котельный бинасы), 2,4,5нче корпусларда күп санлы янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу ачыкланган. Тагын әлеге объект биналарында кешеләр яшәү дә мәгълүм булган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуратурасы Казанның Совет районы судына, "АС Менеджмент" идарәче компания" ЯАҖен янгын куркынычсызлыгы турындагы закон бозулар тулысынча бетерелгәнче, күп функцияле комплексның эшчәнлеген туктатуны таләп итү сорап мөрәҗәгать иткән.

Моннан тыш, тикшерүләр барышында тагын өч зур сәүдә объектында янгын курынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу ачыкланган. Әйтик, 76 эшмәкәр сәүдә иткән "Эмми" ҖЧҖнең Үзәк җиһаз йортында (Тукай урамы, 115 йорт) янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуның 16 очрагы ачыкланган. Ике милекче - «Проспект-Ритейл» ЯАҖ һәм «Рубеж» ЯАҖ эшчәнлек алып барган "Проспект" сәүдә үзәгендә (Җиңү проспекты, 50А һәм 50 Б) янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуның 14 очрагы мәгълүм булган, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев