Процентларны күргәч кретит алу куркытмыймы
1 октябрьдән Россиядә физик затларның банкротлыкка чыгуы турында закон үз көченә керде. Банкка кредитын түләп бара алмаган затлар хәзер әлеге закон нигезендә үзен банкрот дип игълан итәргә хокуклы. Бу кагыйдә бөтен төр кредитларга да кагыла. Тик үзеңне банкрот дип игълан итүнең берничә шарты бар. Моның өчен физик затның банк алдында...
1 октябрьдән Россиядә физик затларның банкротлыкка чыгуы турында закон үз көченә керде. Банкка кредитын түләп бара алмаган затлар хәзер әлеге закон нигезендә үзен банкрот дип игълан итәргә хокуклы. Бу кагыйдә бөтен төр кредитларга да кагыла. Тик үзеңне банкрот дип игълан итүнең берничә шарты бар.
Моның өчен физик затның банк алдында 500 мең сумнан артыграк бурычы булып, аны, ким дигәндә, өч ай дәвамында түләмәгән булырга тиеш. Моннан тыш ул судка бурычларын кайтарырга мөмкинлеге булмавын да дәлилләргә тиеш булачак. Ә сез кредит алудан шүрлисезме?
Руслан АЙСИН, сәясәт белгече:
- Мин шәхсән кредит алуга тискәре карыйм. Ул бүгенге капитализмның бер чире булып тора. Сер түгел, кредитлар безнең халыкны кабалага батырды. Шуның аркасында күпме кеше кайгы күрде. Банклар кешенең язмышына битараф бит. Алар өчен акча суыру гына мөһим. Миңа калса, банклар - җинаятьчеләр, чөнки ачыктан-ачык кешене, халыкны талыйлар. Хәтта дәүләт тә кайвакыт бернәрсә дә эшли алмый. Шәхсән үземнең кредит алганым юк, әмма ипотекам бар. Аны да алмас идем, тик башкача фатир сатып алып булмый, миллионнарым юк. Физик затларның банкротлыгы турындагы законга килгәндә, ул канунга уңай карыйм, хуплыйм. Башка юл юк, банкларның, финанс учреждениеләренең хокукларын киметергә кирәк. Чыннан да, банкларның процент ставкалары зур, андый ставкалар беркайда да юк. Әле бит яшерен процент дигән нәрсә дә бар. Бу закон кабалага эләккән кешене аз булса да яклар, минемчә.
Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН, "Туган авылым" мәчете имам-хатыйбы:
- Ислам динендә кредитка акча бирү зур гөнаһ санала. Аның ярдәмендә кешегә бер тиен акчаны бурычка бирү дә үз әниең белән зина кылуга ук тиңләнә. Бу очракта бурычка акча бирүче генә түгел, аңа ярдәм итүче дә гөнаһлы. Кредитка акча алучылар нәкъ менә шул булышучылар була да инде. Мөселман кешесенең, гомумән, мондый проблемасы булырга тиеш түгел. Исламда кредит түгел, бурычка акча алу да - гөнаһ. Ачтан үләм дисәң, бик көчле авыруың булып, дәвалану өчен акча кирәк булганда гына бурычка керә аласың. Кеше бит күп очракта үзенә әллә ни кирәк булмаган, артык мохтаҗлык кичермәгән әйберләр сатып алырга ярата. Шул теләге аркасында үзе үк зыян да күрә.
Алинә ДАУТОВА, җырчы:
- Акчаң булмаса, аласың инде, кая барасың. Тик кредит дигән әйбернең бит әле процентлары да бар, икеләтә түләргә туры килә. Шәхсән үземнең, Аллаһка шөкер, әлегә кредит алганым юк. Үзебез түләргә тырышабыз. Үзебездә булмаса, йә дуслар, йә әти-әниләребез булыша. Бурычка акча алганчы иң элек акчаны җыям, аннан соң гына үземә кирәкле әйбер алам. Шулай яшәү тынычрак.
Ришат ХАҖИЕВ, "Күңел" радиосы ди-джее:
- Бурычка кермәсәң, яхшы, әлбәттә. Илебездә кредит алмаган кеше юктыр инде ул. Түләп бара алачагыңа йөз процент ышансаң, кредит алуның куркынычы юк, билгеле. Шулай да алдын-артын уйлап эшләргә кирәк. Шәхсән үземнең кредит алганым бар. Тиздән аны түләп тә бетерәбез инде, Алла боерса. Тик тагын кредит алырга исәбем юк.
Рамил МӨХЕТДИНОВ, укытучы (Арча):
- Кредит алудан шүрләмим шүрләвен. Кредитым бар, төзелеш алып барам. Шунсыз булмый. Тик кредиттан никадәр ерак булсаң, шулкадәр яхшырак дип уйлыйм. Ул булмаса, тынычрак бит! Гомумән, бездәге кредитлар ислам кануннарына туры килми. Шуңа да язмышыңны кредит богавына бәйләп куймасаң, фанилыкта да, бакыйлыкта да җавап бирү азрак булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев