Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Путин балалар пособиеләрен түләү кагыйдәләрен үзгәртергә кушты

Россия Президенты Владимир Путин балалар пособиеләрен түләү буенча берничә йөкләмә бирде. Аерым алганда, хәзер бала тууга һәм тәрбияләүгә бәйле пособиеләр түләүне, ата-аналарның финанс хәленә бәйсез рәвештә, һәр ай саен тәэмин итәргә кирәк. Йөкләмәләр исемлеге Кремль сайтында чыкты.

«Бала тууга һәм тәрбияләүгә бәйле рәвештә айлык пособиене үз вакытында түләүне тәэмин итәргә, шул исәптән эшкә яраклы гаилә әгъзаларының керемнәре (хезмәт эшчәнлегеннән керемнәрне дә кертеп) пособие билгеләнгән срок дәвамында арткан очракта да», диелә документта.

Моннан тыш, дәүләт башлыгы законга өлешчә эшләүче опекуннарга, 18 яшькә кадәрге баласы булган яки уллыкка алган яки балачактан I төркем инвалид баланың ата-аналарына яки уллыкка алучыларына айлык ташламалы түләүне алу хокукын саклап калу мөмкинлеген бирә торган үзгәрешләр кертергә йөкләде.

Яңа кагыйдәләрне быел 1 октябрьгә кадәр кертергә тиешләр.

Искәртик, Петербург икътисади форумында чыгыш ясаганда, Путин ассызыклаганча, балалы гаиләләр өчен социаль ярдәм чаралары аларның матди хәлен яхшыртуга комачауларга тиеш түгел. Ул яшь ярымга кадәр балаларга пособие, шулай ук теге яки бу гаиләнең нинди кереме булуга карамастан, бердәм балалар пособиесе түләргә тәкъдим итте.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/putin-balalar-posobielaren-tulau-kagyidalaren-uzgarterga-kusty-5875123

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев