Путин татарстанлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады
Россия Президенты Владимир Путин Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга котлау телеграммасы җибәргән. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Президент хатында республика халкына сәламәтлек һәм билгеләнгән планнарның тормышка ашырылуын теләгән. Ул шулай ук Россия һәрвакытта да халыкның илнең азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына бердәм булуы белән көчле булды, дип билгеләп үтте.
«Бүгенге көндә халыкның бердәмлеген саклау – безнең какшамас ориентир, илне ышанычлы үстерүнең, аның иминлеген ныгытуның, масштаблы гомуммилли бурычларны уңышлы хәл итүнең ышанычлы нигезе», - диде Путин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/putin-tatarstanlylarny-xalyklar-berdamlege-kone-belan-kotlady-5913573
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев