Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рафис Борһанов математика буенча Бердәм дәүләт имтиханына кагылышлы үзгәрешне әйтте

Мәктәпне алдагы елларда тәмамлаган укучы математиканы профиль дәрәҗәсендә генә тапшыра ала.

2019 елда мәктәп тәмамлаучы укучы математика буенча Бердәм дәүләт имтиханын бары тик бер дәрәҗәдә генә тапшыра ала - я профиль, я база дәрәҗәсендә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

"Математика буенча имтиханны яңадан тапшырган очракта, чыгарылыш укучысы гаризада башка дәрәҗәне күрсәтә ала. Мәсәлән, профиль математикасыннан тиешле күрсәткеч бусагасыннан уза алмаган булса, яңадан тапшыру өчен база дәрәҗәсен сайлый ала, һәм киресенчә", - диде министр.

Рафис Борһанов аңлатканча, мәктәпне алдагы елларда тәмамлаган укучы математикадан имтиханны яңадан тапшырган очракта, профиль дәрәҗәлесен генә тапшыра ала, чөнки аның инде урта гомуми белем турында документы бар.

Фото: архив/Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar/upload/image/2019/03/05/0060.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев