Район ветеринария берләшмәсе хәбәр итә
Россия Федерациясендә бруцеллез, котыру һәм хайваннардагы башка йогышлы авырулар буенча эпизоотик хәл киеренке булып кала.
Район ветеринария берләшмәсе, махсус белешмәдән башка мөгезле эре терлекләрнең яшь малларын автотранспорт белән терлек сатучылардан (алыпсатарлардан) сатып алмаска киңәш итә. Республиканың башка районнарыннан һәм илнең төрле төбәкләреннән ветеринария оешмасы белән килешүсез һәм тиешле тикшеренүләрсез сыерлар һәм таналар сатып алу һәм алып кайту рәхсәт ителми.
Шикле хәлләр килеп туганда, районның ветеринария хезмәтенә 2-30-93 номеры буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев