Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Районыбыз укучылары «Президент ярышлары»ның Бөтенроссия этабыннан зур җиңү белән кайттылар

«ОНИКС» белем бирү үзәге укучылары «Президент ярышлары»ның Бөтенроссия этабын яуладылар

 Саба районы “ОНИКС” белем бирү үзәгенең 6Б сыйныфы командасы «Президент ярышлары»ның республика этабы җиңүчесе буларак,  Краснодар краеның «Орлёнок» Бөтенроссия балалар үзәгендә узган әлеге ярышның Бөтенроссия этабында Татарстан Республикасын тәкъдим итте. Ярышта укучылар үзләренең яхшы физик әзерлекләрен, белем һәм команда дуслыгын күрсәттеләр. Аеруча бадминтон ярышында лаеклы чыгыш ясап 1 урын яуладылар. Сәләтле укучыларыбызга тырышлыклары һәм Команда җитәкчесе Шакиров Илһам Рәсим улына һөнәри осталыгы, ярдәме һәм чемпионнарыбызны әзерләүгә керткән хезмәте өчен зур рәхмәт!

«Президент ярышлары» - сәламәтлекне ныгытуга, балаларны спортка җәлеп итүгә һәм сәләтләрне ачыклауга юнәлтелгән мөһим чара. Безнең укучыларның бу зур вакыйганың бер өлеше булулары һәм шундый югары нәтиҗәләргә ирешүләре белән горурланабыз! дип хәбәр итә район мәгариф идарәсе 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев