Районыбызның хезмәт алдынгыларын район башлыгы тәбрикләде
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм югары күрсәткечләргә ирешүләре өчен “Саба” җәмгыятенең Явлаштау бүлеге терлекчесе Марат Вәдүт улы Фәизов; кладовщик Камил Мөхәмәтдин улы Фазлыев; “Иген” кооперативы төрле эш башкаручысы Әнәс Арслангали улы Сөләйманов; эретеп ябыштыручылар Марсель Вәсил улы Вәлиев; Рәис Вакыйф улы Мәүлин; җәмәгать туклануы системасында намуслы хезмәте өчен “Аш-су” җәмгыяте машина йөртүчесе Вадим Хәлил улы Баһманов Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Симет” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Шамил Җәмил улы Зәйнетдинов Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.
Республиканың газ сәнәгатен үстерүгә өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен магистраль газүткәргечләрнең Шәмәрдән линия-җитештерү идарәсе электромонтеры Фәнис Фәрит улы Кәримовка “Татарстан Республикасының атказанган газ тармагы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
Авыл хуҗалыгы җитештерүендә намуслы хезмәте өчен “Курсабаш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тракторчысы Гомәр Дәүләтҗан улы Нигъмәтҗановка “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” дигән мактаулы исем бирелде.
Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Шытсу” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте бригадиры Илгиз Хатыйп улы Салиховка “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
Һөнәри эшчәнлектәге казанышлары һәм законлылыкны ныгытуга керткән өлеше өчен җаваплылыгы чикләнгән "Төзүче" җәмгыятенең хокукый мәсьәләләр буенча директор урынбасары Дон Константин Вячеславовичка "Татарстан Республикасының атказанган юристы" дигән мактаулы исем бирелде.
Республикада физик культура һәм спортны үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Олимп” спорт мәктәбе”нең хоккей буенча тренеры Илнур Камил улы Галимҗановка Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте белдерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев