Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рамазанның беренче декадасында 5 баланы дәвалау һәм 91 гаиләгә ярдәм итү өчен акча җыелды

Татарстанда күпьеллык гадәт буенча Рамазан аеның беренче көнендә башланып киткән «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны дәвам итә. Изге айның беренче 10 көнендә 91 мохтаҗ гаилә азык-төлек җыелмалары алырга өлгерде һәм 5 авыру баланы дәвалау өчен акча җыелды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге акция ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм йөзеннән оештырыла.

«Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә актив катнаша, чөнки Рамазанның төп асылы – үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгаруда. Бу изге айда мохтаҗларга һәм авыруларга карата игелек кылган һәм юмартлык күрсәткән өчен әҗер-савап күп тапкырлар арттырып бирелә һәм инсанны Аллаһ Тәгаләгә якынайта. Быел да Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды марафон кысаларында авыру балаларга ярдәм күрсәтәчәк, мохтаҗлар өчен ифтарлар уздырачак, аз керемле гаиләләрне ризык белән тәэмин итәчәк, социаль ифтарлар оештырачак, мохтаҗлар файдасына фитр-сәдака, фидия һәм зәкәт җыеп таратачак», диелә хәбәрдә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ramazannyn-berence-dekadasynda-5-balany-davalau-ham-91-gailaga-yardam-itu-ocen-akca-yeldy-5869174

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев