Районда алты ай эчендә тизлекне арттыруның 9112 очрагы теркәлде
Һәркемгә мәгълүм, юл-транспорт һәлакәтләренең күпчелеге тизлек режимының сакланмавы аркасында килеп чыга. Районыбызда автомагистральләр юк, димәк, автомобильләрнең тизлеге 90 километр-сәгатьтән (+10 км/сәг.) артмаска тиеш. Шушы кагыйдә үтәлсә юлларда бәхетсезлек очраклары да бик күпкә азрак булыр иде. Ләкин, ни кызганыч, кагыйдә бозуларның зур күпчелеге «лихач»ларга туры килә. Агымдагы елның 6 аенда районыбыз...
Һәркемгә мәгълүм, юл-транспорт һәлакәтләренең күпчелеге тизлек режимының сакланмавы аркасында килеп чыга. Районыбызда автомагистральләр юк, димәк, автомобильләрнең тизлеге 90 километр-сәгатьтән (+10 км/сәг.) артмаска тиеш. Шушы кагыйдә үтәлсә юлларда бәхетсезлек очраклары да бик күпкә азрак булыр иде. Ләкин, ни кызганыч, кагыйдә бозуларның зур күпчелеге «лихач»ларга туры килә. Агымдагы елның 6 аенда районыбыз юлларында ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан һәм күчмә фоторадар комплексы (КРИС-П) ярдәмендә тизлекне арттыруның 9112 очрагы теркәлүе шул хакта сөйли. Бу узган елның шушы чоры күрсәткече белән чагыштырганда 263Зкә күбрәк һәм барлык төр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларның 74 процентын тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев