Районда физик затлардан транспорт салымы җыйнауда проблемалар күзәтелгән
Кайсы гына учреждениене алма, эш йөген җигелеп тартучылар әлеге коллективта 10-15 ел хезмәт куйган кешеләр булыр. Алар инде вазифаларының бар нечкәлекләренә төшенгән, эштәге һәр яңалыкны тиз үзләштерергә сәләтле алтын кадрлар. Районара салым инспекциясенә моннан 12 ел элек 2004 елның апрелендә эшкә килгән Гөлчирә Сираҗиеваны да коллективта барысы да тәҗрибәле белгеч...
Кайсы гына учреждениене алма, эш йөген җигелеп тартучылар әлеге коллективта 10-15 ел хезмәт куйган кешеләр булыр. Алар инде вазифаларының бар нечкәлекләренә төшенгән, эштәге һәр яңалыкны тиз үзләштерергә сәләтле алтын кадрлар. Районара салым инспекциясенә моннан 12 ел элек 2004 елның апрелендә эшкә килгән Гөлчирә Сираҗиеваны да коллективта барысы да тәҗрибәле белгеч булганы өчен ихтирам итә. "Аңарчы да эшем исәп-хисап белән бәйле иде. Салым инспекциясендә учет һәм хисап бүлеге начальнигы вазифасы тәкъдим ителгәч, тәвәккәлләргә булдым,- ди ул.- Җиңел эш көтә дип килмәдем, билгеле. Барлык дәрәҗәдәге бюджетларга кертемнәрнең үтәлешен контрольдә тотудан тыш, киләсе ел өчен айлык, квартал, еллык бюджет, бигрәк тә җирле бюджет күрсәткечләрен дә дөрес фаразларга кирәк. Монысы аеруча мөһим. Инде бүлектәге хезмәткәрләрнең уртак тырышлыгы белән 2015 елның беренче кварталы фаразлары әзер дияргә була. Урынбасарым Әлфия Нуриева белән инспекциягә бер үк көнне кергән идек. Бай эш тәҗрибәсе бар. Дәүләт салым инспекторы Альмира Нигъмәтҗанова да шундыйлардан. Хезмәтебездә салым түләүчеләр белән даими элемтә, атналык, хәтта көндәлек мониторинг үткәрү сорала. Бергәләп хәл итә торган бурычлар болар. Шулай эшлибез дә.
Салым хезмәткәре нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дигәндә, әңгәмәбезгә инспекция начальнигы урынбасары Әлфия Велиева да кушылды. "Боларга таләпчәнлекне, зур җаваплылык хисе булуын, үз хезмәтеңә бирелгәнлекне, кешеләр белән аралаша белүне кертер идек. Әлбәттә, һөнәри яраклылык беренче планда. Законнар гел үзгәреп тора, яңалык арты яңалык кертелә. Барысын да тиз арада өйрәнергә, эштә дөрес кулланырга кирәк",- диделәр алар.
Салым органнарында 29 ел стажлы, быел "Федераль салым хезмәте отличнигы" исеменә лаек булган Әлфия Велиева безне 9 айлык күрсәткечләр белән дә эш кәгазьләрен читкә куеп торып таныштырды. Барысы 6 районга хезмәт күрсәтүче коллектив агымдагы елның 1 октябренә Саба районы бюджетына 216399 мең сум кертем тәэмин итүгә ирешкән. План үтәлеше 111процент тәшкил иткән. Федераль бюджетка кертемнәр - 124, республика бюджетына 135 процентка үтәлгән. "Җирле бюджетка барлык төр салымнарны кертү планнары нигездә арттырып үтәлде,- ди Әлфия Нургали кызы.- Гомумән, Саба районы буенча салым түләү бурычлары булган юридик һәм физик затлар кими. Финанс хәлләре катлаулырак оешмалар бар, алар белән эшлибез. Физик затлардан транспорт салымы җыйнауда бераз проблемалар күзәтелде. Хәзер салымнар түләү өчен бирелгән вакыт чыкты. Кемнәр түләмәгән, аларга 1 ноябрьдән пеня исәпләнә, кисәтү кәгазьләре белән квитанцияләр кабат җибәрелә. Авыл җирлекләре Советлары белән эш алып барып, ел ахырына кадәр бар төр салымнарны түләттерү бурычы куелды".
Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетасында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев