Районның кайбер җәмгыятьләрендә ноябрьдән бирле хезмәт хаклары алмаганнар
Гражданнар тарафыннан башкарылган эш өчен тиешле хезмәт хакын вакытында алуга законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау - прокуратура күзәтчелегенең өстенлекле юнәлеше булып тора. РФ Хезмәт кодексы нигезендә хезмәт хакы айга ике тапкыр түләнергә тиеш, ә Конституция мәҗбүри хезмәтне тыя һәм хезмәт өчен федераль законда билгеләнгән минималь күләмнән кимрәк булмаган түләүне гарантияли....
Гражданнар тарафыннан башкарылган эш өчен тиешле хезмәт хакын вакытында алуга законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау - прокуратура күзәтчелегенең өстенлекле юнәлеше булып тора. РФ Хезмәт кодексы нигезендә хезмәт хакы айга ике тапкыр түләнергә тиеш, ә Конституция мәҗбүри хезмәтне тыя һәм хезмәт өчен федераль законда билгеләнгән минималь күләмнән кимрәк булмаган түләүне гарантияли. Вакытында хезмәт хакы түләмәү яки тиешле булмаган күләмдә түләү кешене мәҗбүри эшләтү булып санала.
Кызганычка каршы, районда гражданнарның конституцион хокуклары белән исәпләшмәүче эш бирүчеләр прокуратура тикшерүләре вакытында ачыкланып тора. Мәсәлән, җаваплылыгы чикләнгән "Мәртен" агрофирмасы" һәм "Транссервис" җәмгыятьләрендә җитәкчеләрнең хезмәт хакларын вакытында түләү буенча тиешле чара күрмәүләре ачыкланды. Мисалга, инде февраль бетеп килсә дә, "Мәртен" агрофирмасында 2013 елның ноябрь-декабрь айлары өчен эшчеләргә - 460 мең, "Транссервис"та 761 мең сум күләмендә хезмәт хакы түләнмәгән. Ягъни эш бирүчеләр РФ Хезмәт кодексының 136нчы статьясы таләпләрен тупас бозганнар.
"Мәртен" агрофирмасы" һәм "Транссервис" җәмгыятьләре җитәкчеләренә хезмәт хакы түләүдәге бурычларны бер ай эчендә бетерергә кушылды. Прокуратура таләбе үтәлмәгән очракта вакытында түләнмәгән хезмәт хаклары гражданнарның гаризалары нигезендә судка бирү тәртибендә эзләп алыначак.
Рөстәм Сәлахов,
район прокуроры,
юстиция киңәшчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев