Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Районыбыз укучылары Сабада оештырылган Бал кичәсендә вальс әйләнде [+фото]

Бүген Район балалар думасы активистлары өчен Бал кичәсе булып узды. Һәр кызның бал кулмэклэреннэн, егетләрнең костюм-чалбардан, һәммәсенең дә маскадан булулары 19 гасыр рухын хәтерләткән Бал бәйрәмендә районыбызның һәр мәктәбеннән активистлар катнашты. Укучылар килгән кунакларга үзләренең бал биюләрен һәм күтәренке кәеф бүләк иттеләр. Әлеге Бал, Район балалар думасының туган көненә багышланып...

Бүген Район балалар думасы активистлары өчен Бал кичәсе булып узды. Һәр кызның бал кулмэклэреннэн, егетләрнең костюм-чалбардан, һәммәсенең дә маскадан булулары 19 гасыр рухын хәтерләткән Бал бәйрәмендә районыбызның һәр мәктәбеннән активистлар катнашты. Укучылар килгән кунакларга үзләренең бал биюләрен һәм күтәренке кәеф бүләк иттеләр. Әлеге Бал, Район балалар думасының туган көненә багышланып уздырылды. Бәйрәмдә спикер сайлау өлеше дә урын алды, әлеге вазифага күп санлы укучылар тавышы белән Сәләтле балалар мәктәбеннән Газизова Гөлнәзирә сайланылды. Спикерлар чыгышыннан соң бал янә күңелле төс алып, җыр белән дәвам итте. Һәр укучының күтәренке,көр күңелләре елмаю аша йөзләрендә чагылыш тапты. Дума укучылары өчен оештырылган конкурсларга йомгак ясалды, грамота бүләкләр тапшырылды. Бал кичәсе бию белән тәмамланды.

Эльвира Вафина,

Балалар хәрәкәтен үстерү бүлеге мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев