Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Районыбызның тагын ике ветеранына Путин Котлавын тапшырдылар

Туксан, 95 һәм 100 яше тулган ветераннарга Россия Президенты В.Путинның Котлавын тапшыру дәвам итә. Узган атнада башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, "Балкыш" үзәге директоры Рөстәм Равилин, җирлек җитәкчеләре Шәмәрдәндә Асия Искәндәрованы, Ике басу Арташта Гөлҗиһан Җәләлиеваны хөрмәтләделәр. 1923 елның 19 сентябрендә туган акъәбиләрнең икесенең дә ирләре Бөек Ватан сугышында...

Туксан, 95 һәм 100 яше тулган ветераннарга Россия Президенты В.Путинның Котлавын тапшыру дәвам итә. Узган атнада башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, "Балкыш" үзәге директоры Рөстәм Равилин, җирлек җитәкчеләре Шәмәрдәндә Асия Искәндәрованы, Ике басу Арташта Гөлҗиһан Җәләлиеваны хөрмәтләделәр. 1923 елның 19 сентябрендә туган акъәбиләрнең икесенең дә ирләре Бөек Ватан сугышында катнашкан. Үзләре дә күпне күргәннәр. Асия Мөхәммәтҗан кызы сугыш вакытында - укытучы, Гөлҗиһан әби тракторчы булып эшләгән. Җәмгыятькә лаеклы, эшлекле уллар һәм кызлар (икесенә 8 бала) тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге көндә кече уллары тәрбиясендә яшәүче бик кадерле ана һәм әбиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев