Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Разил Вәлиев Илһам Шакировка тапшырылган үзенчәлекле бүләкләр турында сөйләде

Җыен фондында Илһам Шакировка язылган бер капчык хат саклана.

Җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь һәм язучы Разил Вәлиев Илһам Шакировка тапшырылган үзенчәлекле бүләкләр турында сөйләде. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

“Җыен фондында Илһам Шакировка язылган бер капчык хат саклана. Аңа бөтен илдән хатлар язалар иде. Берсендә Илһам абыйга барып керсәм, өстәлендә майланып беткән конверт ята. Нинди конверт ул дип сорагач. Белмим, әле ачып карамадым, диде. Ачып карасак, анда коймак салып җибәргәннәр. Хатында: “Илһам абый, без сезнең коймак яратканыгызны ишеттек, шуңа күрә җибәрдек, дип язылган иде”, - диде Разил Вәлиев.

Аның сүзләренчә, Илһам Шакиров искиткеч игелекле кеше булган. Аңа кемнәр генә ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәләр дә, ул беркемне дә кире борып җибәрмәгән. Һәркемгә үз кулыннан килгәнчә ярдәм иткән.

Разил Вәлиев Илһам Шакиров турында башкортларның “башкорт җырчысы” дип язуы хакында әйтте. Чөнки аның иҗаты, җырлары башкортка да, казахка да, үзбәккә дә якын иде, дип саный Разил Вәлиев.

• Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров 16 гыйнвар көнне озакка сузылган каты авырудан соң вафат булды. Аның җәсаде 18 гыйнварда Яңа татар бистәсе зиратының үзәк юлында җирләнде.
 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X