Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Разил Вәлиев Илһам Шакировны хастаханәдә соңгы тапкыр күрүе турында сөйләде

Ул шагыйрь, язучылардан Илһам Шакировны исән килеш күргән соңгы кеше булган.

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев “Татар-информ” хәбәрчесенә Илһам Шакировны хастаханәдә соңгы тапкыр күрүе турында сөйләде.

“Өченче көн кич мин аның янына больницага бардым. Ул реанимациядә ята иде. Анда бит беркемне дә кертмиләр. Мин әйтәм, миңа аны һичшиксез күрергә кирәк. Ул барыбер беркемне дә танымый бит, сөйләшә дә алмый инде, диделәр. Ул танымаса, мин аны таныйм бит, дидем. Төрле юлларын табып, мин аның янына кердем”, - дип сөйләде Разил Вәлиев.

Халык шагыйре әйтүенчә, Илһам Шакировның хәле инде бик авыр булган. “Ул беркемне дә танымый иде инде. Аның башларыннан сыйпап, кулларын тоттым. Менә шулай итеп минем аны соңгы тапкыр күрүем булды”, – диде Разил Вәлиев.

Ул Илһам Шакировны татар халкының алтын баганасы дип атады. Разил Вәлиев фикеренчә, бу исемлектә ул Тукай, Сәйдәш, Урманчылар белән бер рәттән тора.

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев