Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа бинасы кичә тантаналы төстә ачылды.
Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусына пациентлар килә башлады. ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Мин сезгә пациентларның төгәл санын әйтмим, әмма анда пациентлар бар», — диде ул.
Шунысын да искәртик: кичә Казанда Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы ачылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко татарстанлылар яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясеннән дәваланачак урын белән танышты.
Татарстанның яңа медицина үзәге турында Sntat порталында тулырак укырга мөмкин.
Фото: Михаил Захаров
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев