Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республикакүләм ифтарга билетларны кайдан аласы билгеле булды

Хатын-кызлар стадионга Ямашев урамы ягындагы ишектән, ә ир-атлар Чистай урамы ягыннан керәчәк.

25 май көнне "Казан-Арена" стадионында узачак Республика ифтарына билетларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән, мәчетләрдән, "Туган авылым" комплексыннан алырга мөмкин. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуынды билгеле булды. 
 
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова хәбәр итүенчә, ифтарда Казанда яшәүче мөселманнар гына түгел, районнардан да вәкилләр киләчәк. 
 
"Хәзергә республикада 2,5 мең билет таратылган. Районнардан дин әһелләре генә түгел, ә күп балалы гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр дә киләчәк", - диде ул. 
 
Айгөл Биктимерова сүзләренчә, иң мөһиме - билетны алып киткән кеше чарага килмичә калмасын иде. "Билетлар кемнеңдер кулына эләгеп, алар кулында калмаслык итеп эшлибез", - диде социаль үсеш бүлеге җитәкчесе. 
 
Хатын-кызлар стадионга Ямашев урамы ягындагы ишектән, ә ир-атлар Чистай урамы ягыннан керәчәк.  

Районнардан кунакларны Республика ифтарына алып килүне җирле мөхтәсибәтләр оештыра. Үз машиналарында килүчеләр өчен стадион янындагы парковкадан файдалана алачак. Ифтарда эшләүче бер мең волонтерны исә, чара тәмамланганнан соң, автобуслар белән тукталышларына кадәр илтәчәкләр.

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев