Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республиканың машина-трактор паркын 2017 елда 8 миллиард сумга яңарту бурычы куела, ди тармак министры Марат Әхмәтов

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). 2017 елда Татарстанда лизингка алынган авыл хуҗалыгы техникасын субсидияли башлыйлар, ягъни - өстәмә кыйммәткә салымсыз, башлангыч взноссыз һәм агымдагы түләүләрсез 40 процент турында сүз бара. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. Бу хакта Татарстан Президенты...

Техника эшләп чыгарган заводның ташламалары суммасы 394 миллион сум тәшкил иткән. Татарстанның агросәнәгать комплексын техник һәм технологик модернизацияләүгә "40х60" программасы буенча сатып алынган авыл хуҗалыгы машиналарын, эшкәртү тармагын, мелиорация һәм химияләштерүне, терлекчелек җиһазларын субсидияләүгә республика бюджетыннан 2014 елдан башлап ел да 2шәр миллиард сум акча бүленә. Соңгы 2 елда әлеге программа буенча комбайннар, орлык киптергечләр, терлекчелектә инновацион җиһазлар сатып алуга лимитсыз ярдәм күрсәтелде.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, соңгы 3 елда республикада 1097 трактор, 365 урып-җыю комбайны, 146 азык ургыч комбайн сатып алынган. Шул ук вакытта муниципалитетларның шактые техника белән тәэмин ителеше түбән. Мисалга, быел Әлмәт, Бөгелмә, Яңа Чишмә, Минзәлә районнары энергия белән тәэминаты иң түбән булу өстенә, азык җыю паркын яңартмаган һәм бер генә трактор да сатып алмаган.

"Татарстан агросәнәгать паркының энергия белән тәэминаты дәрәҗәсе бүген 100 гектар сөрүлек җирләренә 153 ат көче туры килә. Бу Европа илләреннән һәм АКШтагыдан 3 тапкырга кимрәк. Бу күрсәткечне күтәрү өчен Росагролизингның ресурсларын мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга кирәк. Анда еллык кыйммәтләнү 3,5 проценттан артмый. Россиядә андый кредитлар юк, шуңа күрә районнарга һәм агрохолдингларга планнарын яңадан карап чыгарга һәм, язгы чәчүгә кадәр техника алып өлгерү өчен, якын арада гариза бирергә кирәк", - дип мөрәҗәгать итте республика аграрийларына тармак министры.

Марат Әхмәтов хуҗалыкларга Росагролизинг хезмәтләреннән параллель файдаланырга киңәш итә. Ул Татарстан Президентына мөрәҗәгать итеп, Росагролизингның устав капиталына, вак крестьян-фермерлык хуҗалыклары, гаилә фермалары һәм артта калган хуҗалыклар өчен техник кораллану маддәләре исәбенә, аграрийлар яңа уңыштан ашлыклата түләячәк дип, 300 миллион сум акча бүлеп бирүне тәкъдим итте.

"Бу чаралар бәрабәренә республиканың машина-трактор паркын 2017 елда 8 миллиард сумга яңарту бурычы куела", - дип белдерде Марат Әхмәтов.

http://tatar-inform.tatar/news/2016/12/17/131566/


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев