Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Резеда Хәсәнова: «Иң истәлекле бүләкләр-оныкларымнан»

Районыбызның гүзәл затлары 8 март бәйрәмен үзләре ничек каршылый? Ханымнардан шулар хакында сораштык.

Резеда Хәсәнова, Чәбки-Саба авылы:

  8 март – безнең өчен бик күңелле, сөе­нечле бәйрәм.  Гаиләбездә кызлар күп, бу көнне беребез дә бүләксез калмый.  Иң истәлекле, кадерлеләре,  әлбәттә,  оныкларымнан. Алар бик тырышып үз­ләре кулдан ясалган бүләкләр әзерлиләр.  Быелгы  8 мартны аеруча канатланып, рухланып каршы алам.  Аллаһ боерса,  бу көнне аеруча ис­тәлекле, зур бүләк ясаячаклар: Бигәнәй авылы клу­бында “Бәхетлеме син, дип сорамагыз...” дип исем­ләнгән шигырь кичәмне үткәрергә җыенабыз. Бигрәк тә бу эшкә тормыш иптәшем Рәис янып-көеп йөри, зур теләктәшлек күрсәтә. Ямьле яз ае һәр гаиләгә бәхет-шатлык, куа­нычлы тормыш алып килүен телим.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев