Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

РФ Хөкүмәте Татарстанның хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә субсидия бүлеп бирде

Россиянең дүрт төбәге, шул исәптән Татарстан, 2015 елда мәшгульлек программасы буенча субсидия ала. Бу хактагы карарны бүген РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады. "Хөкүмәтнең Татарстан Республикасында, Алтай краенда, Самара һәм Тверь өлкәләрендә хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән кризиска каршы планы буенча быел 1870,4 млн сум гомуми күләмдә субсидия бүлеп бирелә, бу...

Россиянең дүрт төбәге, шул исәптән Татарстан, 2015 елда мәшгульлек программасы буенча субсидия ала. Бу хактагы карарны бүген РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады.

"Хөкүмәтнең Татарстан Республикасында, Алтай краенда, Самара һәм Тверь өлкәләрендә хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән кризиска каршы планы буенча быел 1870,4 млн сум гомуми күләмдә субсидия бүлеп бирелә, бу 35 мең чамасы хезмәткәрнең мәшгульлеген саклау мөмкинлеге бирәчәк", - диелгән РФ Хөкүмәте сайтында.

Төбәк хакимиятләре акчаларны эш югалтучыларны яки югалтырга мөмкин булган кешеләрне укытуга һәм стажировкага, вакытлы эш урыннары булдыруга сарыф итә ала. Моннан тыш, кризис вакытында эш табу кыен булган яшьләргә һәм инвалидларга эш урыннары булдыру өчен дә тотарга була.

Өстәмә ярдәмне бу төбәкләрнең авыр икътисади вазгыятьтә калган предприятиеләре алачак, төгәлрәге, - автомобиль сәнәгате. Шуңа күрә шундый субъектлар һәм предприятиеләр сайланган. Алар - «КАМАЗ», «АвтоВАЗ», «Алтайвагон», «Тверь вагон төзү заводы».

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев