- 8 август көнне, Салават Зәкиевич концертына чакырды, - ди Рифат. - Хатыным бала белән бара алмады, үзем генә киттем. Урыным "Ак барс" хоккей командасы тренеры Зиннәтулла Хәйдәрович белән туры килде. Ул да үзе генә килгән. Концерт башланганчы рәхәтләнеп татарча аралашып утырдык.
"Салават күптән чакыра иде, ниһаять, килдем. 7 ел Салават концертын караганым юк", - ди. Хоккей турында да сөйләштек. Мин үзем "Ак барс"ның җанатары булгач, әлеге сөйләшү минем күңелгә аеруча да хуш килде. "Тренировкалар бара, уенга әзерләнәбез. Иртәгә президент килә, аны каршы аласы бар. "Татнефть-Арена"ның да директоры яңа кеше, составта да яңа уенчылар бар", - дип сөйләде.
Нет комментариев