Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

РИИ “Һәр өйгә - Коръән” дигән гадәти булмаган акциядә катнашырга чакыра

Россия ислам институты "Һәр өйгә - Коръән" дигән гадәти булмаган акция оештыра.

Декабрь ае дәвамында Россия ислам институты студентлары һәм мөгаллимнәре, өйгә килеп, азан әйтә, Коръән укый, шул рәвешле, өйне рухи сафландыра.

"Коръән укылган өй бәрәкәтле, тыныч була, моны күпмегә иртәрәк эшләсәң - шулкадәр яхшы", - дип хәбәр итә Россия Ислам институты.

Йортка азан әйтү, бәрәкәтле догалар уку саваплы гамәл.

Акция түләүсез. Ай дәвамында +7917-911-77-76 номерына шалтыратып, хәзрәтләрне өйгә чакырырга мөмкин.

Акцияне Россия Ислам институты шәкертләре һәм мөгаллимнәре уздыра, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте

http://tatar-islam.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев