Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Ришат Фазлыйәхмәтов Төркиядә никах укытырга ниятли

Ришат Фазлыйәхмәтов Төркиянең Истамбул шәһәрендә урнашкан Солтан-Әхмәт мәчетендә булачак тормыш юлдашы белән никах укытырга ниятли. Никах 19 сентябрьгә планлаштырылган. Яшьләр тиздән Истамбулга очарга тора. Әле күптән түгел генә Ришат булачак кәләше белән Төркиянең Анталия шәһәрендә ял итеп тә кайткан. Бүгенге көндә Ришат ЗАГСка язылышу гаризасы буенча йөри икән. Туйны Казанда...

Ришат Фазлыйәхмәтов Төркиянең Истамбул шәһәрендә урнашкан Солтан-Әхмәт мәчетендә булачак тормыш юлдашы белән никах укытырга ниятли. Никах 19 сентябрьгә планлаштырылган. Яшьләр тиздән Истамбулга очарга тора. Әле күптән түгел генә Ришат булачак кәләше белән Төркиянең Анталия шәһәрендә ял итеп тә кайткан.

Бүгенге көндә Ришат ЗАГСка язылышу гаризасы буенча йөри икән. Туйны Казанда октябрь аенда үткәрергә ниятлиләр. Ресторан сайлап йөргән чаклары. Туйда 500гә якын кунак чакырырга исәплиләр. Бик купшы туй булырга охшаган. Тормыш юлдашын исә Ришат туйдан соң күрсәтәм, ди.

Интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев