Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ришат Фазлыйәхмәтов: «Өйләнгәч, мәхәббәткә ышанмый башладым»

«Мәхәббәт - нәрсә ул?» дигән сорауга һәр кешенең үз җавабы бар, Һади Такташ әйтмешли, һәрбер йөрәк аны яңарта бит. Һәр ярның үз мәхәббәт тарихы. Гашыйклар көне уңаеннан, «йолдызлы» парларыбыздан мәхәббәткә карашларын белергә булдык. - Өйләнгәч, мәхәббәткә ышанмый башладым (көлә). Хәзер бер-беребезгә ияләштек инде. Без минем концертта таныштык. Аның миңа сап-сары...

«Мәхәббәт - нәрсә ул?» дигән сорауга һәр кешенең үз җавабы бар, Һади Такташ әйтмешли, һәрбер йөрәк аны яңарта бит. Һәр ярның үз мәхәббәт тарихы. Гашыйклар көне уңаеннан, «йолдызлы» парларыбыздан мәхәббәткә карашларын белергә булдык.

- Өйләнгәч, мәхәббәткә ышанмый башладым (көлә). Хәзер бер-беребезгә ияләштек инде. Без минем концертта таныштык. Аның миңа сап-сары лалә чәчәкләре алып килгәнен хәтерлим әле мин. Ә менә беренче очрашуда нинди хисләр кичергәнем истә түгел... Ләкин минем кеше икәнен шунда ук аңлап алдым. Өч ай очрашып йөрдек тә, озак уйлап тормыйча, никах укыттык. Бергә торуыбызга ике ел була. Гаилә тормышы башкалар өчен дә җавап тота белергә, гаилә башлыгы булырга өйрәтте. Хәзер мин үзем генә түгел, хатыныма, балама терәк булырга кирәк. Өч көнлек гастрольләрдә дә сагынып кайтам үзләрен.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев