Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ризыкның тышкы кыяфәте, исе, тәме куркынычсызлык гарантиясе түгел

2016 елның 9 аенда Татарстанда азык-төлек белән 940 агулану очрагы теркәлгән. 2016 елның 9 аенда көнкүрештә азык-төлек белән 940 агулану очрагы теркәлгән. 3 кешедә ботулизм ачыкланган, 46 кеше гөмбә белән агуланган.

Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында уздырылган матбугат очрашуында Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина шундый саннар әйтте.

"Гадәттә, без туклану ризыкларына бәя биргәндә, аларның тышкы кыяфәтенә, исенә, тәменә карыйбыз. Әмма бу - азык-төлекнең куркынычсызлык гарантиясе була алмый. Барыннан да бигрәк, кыздырылып бетмәгән шашлык, өйдә әзерләнгән шаурма, күп компонентлы салатлар - бигрәк тә майонез белән ясалганнары, кремлы кондитер эшләнмәләре, юылмаган яки начар юылган җиләк-җимешләр куркыныч тудыра. Мондый азык-төлекне аз күләмдә әзерләргә һәм аны саклау ысулларына аеруча игътибарлы булырга киңәш итәбез", - диде Марина Патяшина.

Ул шулай ук кибеттә сатылган азык-төлекнең маркировкасындагы мәгълүматка - җитештерү вакыты, куллану срогы, составына игътибарлы булырга кирәклеген әйтте. Моннан тыш, ашың кибеттә саклану шартлары да бик мөһим, диде ведомство башлыгы.

Марина Патяшина ел башыннан Татарстанда 2,3 мең партия (68,5 мең тонна) сыйфатсыз һәм сәламәтлек өчен куркыныч азык-төлек продукциясенең кулланыштан алынуын әйтте. Бу былтыргы белән чагыштырганда 7 тапкырга күбрәк, диде ул.

Әмма, аның сүзләренчә, туклану ризыкларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы начарланган дип әйтеп булмый. Тиешле таләпләргә җавап бирмәгән азык-төлек өлеше бик түбән - 2,6 процент дәрәҗәсендә, дип әйтте Марина Патяшина.

"Сәүдә үзәкләреннән 7 тапкырга күбрәк продукциянең кулланыштан алынуы - кибетләрдә сатылган ризыкның сыйфаты начарланган дигән сүз түгел. Куллану вакыты чыккан һәм сәламәтлек өчен зыян салырдай продукция кимеде. Әмма хәзер санитария табиблары продукциягә катгыйрак таләпләр куя. Маркировкасы булмаган, тиешенчә сакланмаган, тышкы кыяфәтен югалткан продукция сатудан алына", - дип аңлатты Марина Патяшина.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев