Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роберт Миңнуллин: Татарлар һәм башкортлар бер-берсеннән яхшырак яшәргә тырышырга тиеш

"Без туганнар, кардәшләр, күршеләр, үзара ярышып иҗат итәргә, гомер итәргә хакыбыз бар", - ди шагыйрь.

Татарстанның халык шагыйре, тумышы белән Башкортстаннан булган Роберт Миңнуллин фикеренчә, татарлар һәм башкортлар бер-берсеннән яхшырак яшәргә тырышырга тиеш. Ул бу хакта ТР халыкларының Дуслык йортында Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулуга һәм V Бөтендөнья башкорт корылтаена багышланган җыенда әйтте.

"Башкортстанның юбилей чараларын карап барабыз. Алар белән горурланабыз. Киләсе елда Татарстанның да шундый бәйрәме булачак. Без бит хәзер шундый: без булдырабыз! Башкортстан "без яхшырак булдырабыз" дисә, ә "без Башкортстаннан тагы да яхшырак булдырабыз" дип әйтергә мәҗбүр булачакбыз", - ди Роберт Миңнуллин.

"Без туганнар, кардәшләр, күршеләр, үзара ярышып иҗат итәргә, гомер итәргә хакыбыз бар. Без ике бөек республика, ике бөек халык. Һәрвакыт бер-беребездән яхшырак булып яшәргә тырышырга тиешбез", - дип әйтте. Ул мөстәкыйль республикалар булып формалашу юлында Татарстанның да, Башкортстанның да бертөрле авырлыклар аша узганын билгеләп үтте.

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев