Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роспотребнадзор хаҗ вакытында сәламәтлек өчен куркынчлар турында кисәтте

Экспертлар марля бәйләвече кияргә һәм дөя сөте эчмәскә киңәш итә.

Роспотребнадзор хаҗ вакытында шәхси профилактика чараларын үтәү буенча киңәшләр бирде, чөнки Согуд Гарәбстанында ваба, кызамык яки Зика бизгәге белән авыру куркынычы бар. Тәкъдимнәр ведомствоның рәсми сайтында басылып чыкты.

Шулай итеп, хаҗ вакытында кулларны ешрак юарга, салфетка каплап ютәлләргә һәм төчкерергә, шулай ук кешеләр җыелган урыннарда марля бәйләвеч кияргә кирәк. Моннан тыш, авыручылар белән элемтәләрдән качарга һәм аларның әйберләренә кагылмаска кирәк.

Дөяләргә якын бармаска киңәш ителә. Моннан тыш, кайнамаган һәм зарарсызландырылмаган дөя сөте кулланудан, шулай ук оештырылмаган сәүдә урыннарында азык сатып алудан тыелырга кирәк.

Хәлсезлек тойган очракта табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, ә авыру билгеләре Россиягә кайтканнан соң беленсә, табибка күптән түгел генә булган сәфәр турында хәбәр итәргә кирәк.

«Роспотребнадзорның Россия субъектларындагы идарәләренә башкарма хакимияте органнары һәм мөселманнарның дини идарәләре белән хаҗиларны кайтаруны оештыру, шул исәптән менингококк инфекциясенә каршы мәҗбүри иммунизация буенча тәкъдимнәр җибәрелде», — диелә хәбәрдә.

Фото: Шамиль Садыков

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев