Россиядә «Герой-ана» исеменә лаек булган хатын-кызлар 110 мең сумнан артык пенсия алачак
«Герой-ана» статусын «Россия Герое» һәм «Хезмәт Герое» исемнәренә тиңләштергәннән соң хатын-кызлар яңа социаль ярдәм чараларыннан файдалана алачак. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Сергей Чижов «Абзац»ка биргән интервьюда хәбәр иткән.
Элегрәк Дәүләт Думасы пленар утырышта күп балалы гаиләләр һәм «Герой-ана» исеменә лаек булган хатын-кызлар өчен өстәмә ярдәм чаралары кертү турындагы закон проектын икенче һәм өченче, соңгы укылышларда кабул итте.
«Алар ай саен 72 мең сум түләү алачак, пенсиягә чыккач исә 110 мең сумнан артык акча ала башлаячак. Моннан тыш, тагын берничә төр ярдәм чарасы каралган: шәхси торак йорт төзү өчен бушлай җир кишәрлеге яисә торакны төзекләндерү өчен төзелеш материаллары биреләчәк. Шулай ук торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән азат итү дә каралган», — дип сөйләде парламентарий.
Моннан тыш, мондый хатын-кызлар дәүләт гарантияләре программасы кысаларында чиратсыз һәм бушлай нигездә медицина ярдәме һәм теш протезлау хезмәтләре ала алачак. Ташламаларның бер өлешен ай саен 72 403 сум күләмендә түләү алуга алыштырырга була. Киләчәктә бу сумма индексацияләнәчәк. Пенсиягә чыккан герой-аналар өстәмә рәвештә 36,5 мең сум акча алачак.
Чижов әйтүенчә, инициативаның максаты – хатын-кызларның казанышларын тану, ана булуның дәрәҗәсен арттыру һәм илдә гаилә һәм демография сәясәтен ныгыту.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-geroi-ana-isemena-laek-bulgan-xatyn-kyzlar-110-men-sumnan-artyk-pensiya-alacak-5914377
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев