Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия Эчке эшләр министрлыгы штаты 110 мең кешегә кыскартыла

Россия эчке эшләр органнарының штат саны, сак һәм биналарга хезмәт күрсәтү буенча хезмәткәрләрдән тыш, 110 меңгә кешегә кыскара.

Ил Президенты Владимир Путинның хокукый мәгълүмат сайтында урнаштырылган бүгенге указында шул хакта әйтелгән.

"Федераль бюджетның бюджет ассигнованиеләре хисабына финансланучы РФ эчке эшләр органнарының ахыргы штат санын 1 млн 3 мең 172 берәмлек итеп расларга", - диелгән Президент указында. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең штат саны 835 мең 825 кеше, федераль дәүләт гражданлык хезмәткәрләре - 5123, хезмәткәрләр - 162 мең 224 кеше тәшкил итәчәк.

Узган елның 5 маенда кабул ителгән указ нигезендә, эчке эшләр органнары штат саны 1 млн 113 мең 172 кеше тәшкил иткән. Ягъни, яңа документ нигезендә штат саны 110 мең кешегә кыскара. РФ Хөкүмәтенә РФ Эчке эшләр министрлыгына указны үтәү өчен акча бүлеп бирү йөкләнелгән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X