Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия Ислам комитеты рәисе Гейдар Җамал вафат

Аның вафаты турындагы хәбәрне киң җәмәгатьчелеккә журналист Максим Шевченко хәбәр итте.

(Казан, 5 декабрь, "Татар-информ"). Фәлсәфәче, дин белгече, Россия Ислам комитеты рәисе Гейдар Җамалның якшәмбе төнендә 70 нче яшендә гомере өзелгән. Бу хакта "Фейсбук" челтәрендәге үзенең битендәгә журналист Максим Шевченко хәбәренә сылтама белән "Коммерсант" яза. Максим Шевченко язуынча, Гейдар Җамал "озак вакыт һәм каты авырганнан" соң вафат булган.

1979 елдан Гейдар Җамал Таҗикстандагы ислам даирәсе белән актив хезмәттәшлек итә башлый. 1989 елда СССР да ислам сәяси эшчәнлегендә катнаша. 1990 елларда ислам яңарыш партиясенә нигез салучыларның берсе була. Аннары әлеге партия рәисе урынбасары вазифасын үти. 1993-1996 елларда "Первый канал"да "Ныне" тапшыруын, шулай ук "Культура"да Коръән сурәләре турында, "Россия"дә "Тысяча и один день" тапшыруын алып бара. 1995 елда Гейдар Җамал "Ислам комитеты" иҗтимагый хәрәкәтен оештыра. 1999 елда Россия Дәүләт Думасына сайлауларда катнаша.

http://tatar-inform.tatar/news/2016/12/05/130809/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев