Наил Шәйхетдинов 1941 елның 1 мартында Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында туган. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлагач, ул Күчмә театрга эшкә килә. Ярты гасыр К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсенең бизәге булып тора.
Нинди генә авыр шартларда иҗат итәргә туры килмәсен, сайлаган кыйбласына тугры кала. Театр сәхнәсендә 200дән артык төрле пландагы рольләр башкарды, дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм Рига, Свердлау, Казахстан киностудияләре төшергән фильмнарда катнашты.
Киң диапозонлы, булдыклы актер үз эшенең остасы иде. Театрда аның абруе гаять зур булды. Замандашларына ипле партнер да, театр сәнгатенә яңа гына аяк баскан яшьләргә остаз була алды. Һәрвакыт көләч йөзле, ягымлы карашлы, җылы күңелле Наил абый истәлеге татар халкы күңелендә озак сакланыр.
Россия һәм Татарстанның халык артисты Наил ага Шәйхетдиновны соңгы юлга озаттылар [+видео]
Бүген татар җәмәгатьчелеге татарның атаклы улы Россия һәм Татарстанның халык артисты Наил ага Шәйхетдиновны соңгы юлга озатты. Казанның К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасына олуг артист белән хушлашуга яраткан тамашачысы, сәхнәдәшләре, дуслары һәм якташлары җыелды. Абруй казанган артистны соңгы юлга озатырга Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм...
Бүген татар җәмәгатьчелеге татарның атаклы улы Россия һәм Татарстанның халык артисты Наил ага Шәйхетдиновны соңгы юлга озатты. Казанның К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасына олуг артист белән хушлашуга яраткан тамашачысы, сәхнәдәшләре, дуслары һәм якташлары җыелды.
Абруй казанган артистны соңгы юлга озатырга Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм депутатлар да килде. "Наил Шәйхетдинов киң кырлы талантлы шәхес иде. Ул сәхнәдә башкарган һәр образ тамашачы тарафыннан кайнар алкышларга күмелде. Олпат артистыбыз булды. Тормышта да гел елмаеп яшәде. Андый шәхесләр күңелдән җуелмый алар. Якыннарының олы кайгысын уртаклашам", - диде үз чыгышында мәдәният министры.
Ләлә Миңнуллина, Татарстанның халык артисты:
- Театрда эшли башлаган көнемнән бирле мин Наил абый янәшәсендә булдым. "Үзебез сайлаган язмыш"та бергә уйный башлаган идек. Санап китсәң, 42 ел бер сәхнәдә уйнаганбыз. Ул минем партнерым гына түгел, таянычым, очар канатым иде. Кеше, шәхес буларак андый кешеләр бик сирәк очрый бу дөньяда. Аның күңеле якты иде. Аңа һәрвакыт башкалар тартылып тора иде. Наил абый белән уйныйсы яки репетициягә барасы булса, мин үземне бик бәхетле хис итә идем. Һәрвакыт гадел булды, кеше артыннан сөйләп йөрмәде. Әйтер сүзен башкаларның күңелен рәнҗетми генә җиткерә белде.
Рөстәм Галиев, Татарстанның халык артисты, Т . Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театрының баш режиссеры:
- Милләт өчен зур югалту. Наил абый К.Тинчурин театрының тоткасы иде. Ул бит бик озак еллар шушы театрда хезмәт куйды. Актер буларак мин аның көчле актер булуына басым ясыйсым килә. Бөтен жанрларны да колачлый алды. Театрның аксакалы дияр идем мин аны. Шәхсән үзем Наил абый белән якын дуслар, бер-беребез белән аралашып яшәдек. Заманында Тинчурин театрында "Җилкәнсезләр" дигән спектакль куйган идем. Ул анда уйнады, миңа режиссер буларак беренче адымнарымны атларга ярдәм итте. Наил абый күңелдән җуела торган кеше түгел. Күңел түремдә үзем үлгәнче якты истәлеге сакланыр.
Рәшит Заһидуллин, Россиянең атказанган артисты, К.Тинчурин театрының баш режиссеры:
- Безнең театрда аны яратмаган, хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Ул һәрвакыт ачык иде. Һәрвакыт эшкә, иҗатка әзер иде. Наил Шәйхетдиновның арабыздан китеп баруы, театрыбыз өчен зур югалту.
Исламия Мәхмүтова, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:
- Әле кайчан гына "Гайфи бабай, өйлән давай" спектаклендә дөбердәтеп уйнадык. Кем белгән аның белән соңгы уеныбыз дип. Гомер буе партнерлар булдык. Ул минем сөйгәнем дә, ирем дә, картым да булды. Ә тормышта якын дустым, гаилә дуслары булып яшәдек. Минем дә Хәлилем китеп барды. Зиратта да икесе бергә булсыннар дидем, чөнки алар театр училищесыннан бирле дуслар иде. Туган көннәрен дә бергә уздыра торган иделәр. Илле ел бергә, һәрвакыт бергә булдык. Татар халкының яраткан артисты иде. Хөрмәт итәләр, зал тутырып хушлашырга килделәр. Урыны җәннәттә булсын!
Илдар Кыямов, "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе алып баручысы:
- Журналист буларак, якташым Наил абый турында берәр җитди язма язасым килеп йөргән иде. Юбилейларында катнашканда, бу хакта үзенә дә әйткәләгәнем булды. "Берәр язарсың әле", дип кенә куя иде. Язма әле һаман иҗат ителмәгән, ә Наил абый инде китеп тә барды. Искиткеч якты кеше иде шул ул. Сәхнә осталыгы, тормышчан мөлаемлык, ихласлык, эчкерсезлек кебек кыйммәтле сыйфатлар белән үрелгән иде. Тинчурин театрының тулы бер чорын гәүдәләндергән остаз китте. Бик ихласлы мөселман бәндәсе иде. Даими гыйбадәттә зикер дә булды. Изге җаннардан булсын. Шунысы сөенечле, якташлары аны бик нык сөйде һәм аның белән горурланды. Ә Наил абыйның иҗаты беркайчан да югалмый торган җирлектә - тамашачылар күңелендә сакланачак.
Бу көнне хушлашу сүзләрендә яңгыраган уртак фикер - артистның табигый таланты һәм олы җанлы шәхес булуы ассызыкланды. Сәхнәдә Шәйхетдинов бихисап рольләр башкарды. Ул тудырган һәр образыңда тормыш чынлыгы, Насретдин комарлыгы, яшәеш хакыйкате ярылып ята иде. Актерны юмористик яки комик рольдә генә күрергә гадәтләнгән идек. Ә бит аның җитди амплуадагы образлары да гаять ышандыргыч һәм тәэсирле. "Кыр казлары артыннан" спекталендә Әкбәр да, "Тол хатыннар көймәсе"ндә Фәрит (һ.б.) рольләре әнә шундыйлардан.
Бер әңгәмәдә Наил ага үзенең ничек артист булып китүе хакында болай дигән иде: "Безнең бөтен авылыбыз "Хуҗа Насретдин әйтмешли", - дип мәзәк сөйли, гел артистлардан гына тора кебек. Табында чәй ясап биргәндә дә бездә төрттереп берәр сүз әйтәләр, үртәп алалар, рәнҗетмичә, үпкәләтмичә. Аннан балачакта ярты гомер клубта үтә иде Авылыбыз укытучылары һәм яшьләре куйган спектакльләрнең берсен дә калдырмый идек. Математик Ибраһим абый Гатинның "Зәңгәр шәл"дә Ишан булып уйнаганы, халыкны көлдергәне хәтердән чыкмый. Үзем дә сәхнәдә такмаклар сөйли идем. Училищеда остазым Габдулла Шамуковтан күп нәрсәгә өйрәндем".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев