Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия паспортын тагын кайда алыштырып була?

Моңа кадәр паспортларны Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлекчәләрендә генә алып булса, хәзер мөмкинлекләр артачак.

Ник дигәндә, киләсе елның февраленнән күпфункцияле үзәкләр Россия гражданнарына паспортлар бирә башлый.


Моның турындагы карарны Россия Хөкүмәте чыгарган. Илебезнең Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган документ үз көченә 1 февральдән керә. Нәкъ менә шул вакыттан бөтен күпфункцияле үзәкләрдә Россия Федерациясе гражданины паспортын бирү яки алыштыру хезмәте барлыкка килә. Шәхесне раслый торган әзер документлар гражданнарга шушы ук үзәкләрдә тапшырылачак.

Бүген күпфункцияле үзәкләрдә бик күп төрле хезмәтләр тәкъдим ителә. Алар арасында торакны милек буларак рәсмиләштерү, пенсия исәпләмәләре турында белешмә алу, чит ил паспорты алу өчен документлар тутыру - боларның барысы да күпфункцияле үзәкләр вәкаләтенә керә.

Әлеге оешмаларның төп максаты да - гражданнарның вакытын экономияләү, аларга уңайлы хезмәт күрсәтү мөмкинлеге булдыру. Былтыр бу оешмалар гражданнарга 1 миллион 800 мең хезмәт күрсәткән. Аларның 80 проценты Росреестр һәм Кадастр палатасы хезмәтләренә туры килә.

Дөресен генә әйткәндә, мондый күпфункцияле үзәкләр эшне турыдан-туры башкармый, ә хакимият органнары белән халык арасында арадашчы ролен үти. Чөнки хезмәтләрне дәүләт органнары хезмәткәрләре үзләре башкара.

Хәзерге вакытта күпфункцияле үзәкләрдә паспорт алу яки алыштыру өчен гражданнардан документлар, фотографияләр генә кабул итәләр. Шуннан соң хезмәткәрләр аларны Эчке эшләр министрлыгының территориаль органнарына тапшыра.

«Бу яңалык паспорт алу яки алмаштыру буенча дәүләт хезмәтенең сыйфатын арттырачак», - дип хәбәр итә Татарстанның Икътисад министрлыгы сайты.

Ләкин татарстанлылар моның турында төрле фикердә.


- Халыкка паспортны алыштыру күпфункцияле үзәкләрдә ничек уңайлы булсын?! Аларда оештырылган эшчәнлек миңа бөтенләй ошамады, - ди Казан шәһәрендә яшәүче Гөлшат ханым. Күпфункцияле үзәкләрнең эшчәнлеге белән ул фатирны йортка алмаштырганда очрашкан. Чиратларның күп булуы, син башка җирдә эшеңне тәмамлаганчы чиратның үтеп китүе, күпбалалы гаиләнең һәрбер әгъзасы өчен дәүләт пошлинасын аерым-аерым түләргә кирәклеге - боларның барысы да аның күңелен кайтарган.

Сер түгел, мондый күпфункцияле үзәкләргә тискәре караш Татарстан районнарында да яшәп килә. Мисал өчен, Апас районы бүлегенә мөрәҗәгать иткән Алсу шулай ук канәгать калмаган.

- Минемчә, паспортны Эчке эшләр бүлекләрендә алмаштыру күпкә җайлырак. Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать иткәч, анда документларны ясату өчен шактый вакыт көтәргә туры килде. Бер тәрәзәгә барасың - юристның булмавы ачыклана, икенчесенә киләсең - тиешле документларың булмавын әйтәләр. Әле, җитмәсә, документның күчермәсен ясатасы булса, бер бите өчен 10 сум түләргә туры килә, - ди ул.

Россия гражданины паспортын алмаштыру да шундый мәшәкатьләр тудырырмы?

Бүгенге көндә Татарстанда күпфункцияле үзәкләр саны 50гә җитә. Аларның күбесе Росреестр базалары филиалларында урнашкан.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев