Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиялеләр пенсияне элекке шартлар буенча да ала алачак

Хезмәт эшчәнлеген вакытыннан алда туктату өчен тиешле шартлар үтәлгән очракта, пенсияләр 60 һәм 55 яшькә кадәр дә билгеләнергә мөмкин.

Дәүләти булмаган пенсия фондлары пенсияне элеккеге шартларда, 2019 елның 1 гыйнварына кадәр төзелгән килешүләр буенча «иске» пенсия яше кысаларында билгеләвен дәвам итәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама ясап хәбәр итә.

«Известия» газетасы гражданнарның социаль түләүләрнең дәүләтнеке булмаган өлешен иске кагыйдәләр буенча (хатын-кызлар – 55, ир-атлар 60 яшьтән) алачагы хакында язып чыккан иде.

«Дәүләтнеке булмаган пенсияләрне иске нигездә, әмма 2019 елның 1 гыйнварыннан соң төзелгән пенсия килешүләре буенча билгеләү мөмкинлеге өйрәнелә. Аерым алганда, Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, социаль-икътисади нәтиҗәләргә анализ ясау өчен, Россия Банкы, Финанс һәм Икътисади үсеш министрлыкларының әлеге мәсьәлә буенча позицияләрен белеште», - дип искәрттеләр ведомствода.

Моннан тыш, хезмәт эшчәнлеген вакытыннан алда туктату өчен тиешле шартлар үтәлгән очракта, пенсияләр 60 һәм 55 яшькә кадәр дә билгеләнергә мөмкин.
Фото: https://pixabay.com | stevepb

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев