Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиянең 23 субъектында грипп эпидемиясе ихтималы турында кисәттеләр

Гриппка каршы прививка ясатучылар арасында авыручылар юк.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Попова хәбәр иткәнчә, Россиянең 23 субъектында грипп белән авыручылар саны чирләү буенча чикне узган.

"Без быел прививкалар ясау буенча рекорд куйдык, беркайчан да бу кадәр булганы юк иде. Шуңа күрә бездә авыручылар саны бик түбән. Әмма 23 субъектта грипп белән авыручылар саны чирләү буенча чикне узган, ягъни анда эпидемия вазгыяте бар", - диде Попова НТВ эфирында "Атна йомгаклары" программасына биргән интервьюсында.

Гриппка каршы прививка ясатучылар арасында авыручылар булмавы турында да әйтелде.

Фото: https://pixabay.com | huntlh

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев